Россия агачы «Европаның ел агачы-2021» халыкара конкурсында өченче урын алган
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). «Европаның ел агачы — 2021» халыкара конкурсына йомгак ясалган. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россиянең «Борынгы платан» агачы 66 026 тавыш җыеп, мактаулы өченче урынны яулаган. Икенче урында «Куринг платаны», Италия — 78 210 тавыш. Конкурста Испания агачы җиңүче дип табылган. «Меңьеллык Лесин имәне» өчен 104 264 тавыш бирелгән. Борынгы платан агачы Дербент шәһәренең тарихи өлешендә (Дагыстан Республикасы) борынгы Җомга мәчете ишегалдында үсә. Аңа 284 яшь. Читать дальше...