«Солдат альбомы» конкурсының җиңүчеләре билгеле
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Ватан алдындагы бурычын үтәгән, кыюлык күрсәткән ир-егетләребез хакында истәлекләрне яңарту максатыннан оештырылган «Солдат альбомы» конкурсы тәмамланды.
Конкурска барлыгы 700дән артык хезмәт килде. Бәйге 14 гыйнварда башланып, 7 февральгә кадәр дәвам итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Катнашучыларның географиясе дә киң. Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән кала, ХМАО-Югра, Пенза, Свердловск, Ульяновск, Курган өлкәләре, Башкортстан, Чувашия, Белоруссия, Кыргызстан республикаларындагы милләттәшләребез дә актив катнашты.
Барлык җибәрелгән эшләр арасыннан, конкурс нигезләмәсенә туры килгән 440тан артык эш сайтка тавыш бирү өчен урнаштырылды. Җиңүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынды.
Конкурсны оештыру комитеты тавыш бирү буенча җиңүчеләрдән тыш, 2нче, 3нче урыннарга өстәмә җиңүчеләрне билгеләргә дигән карарга килде. Әлеге өстенлек ай дәвамында бик күп эчтәлекле язмалар һәм кызыклы фотолар урнаштыручыларга бирелде.
«Солдат альбомы» конкурсы җиңүчеләре:
1 нче урын — Миндияр Сәйфуллин (Саба районы) — 8541 тавыш.
2 нче урын — Иделия Шакирова (Саба районы) — 7754 тавыш һәм
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсе.
3 нче урын — Тимур Хәнәфиев (Саба районы) — 5115 тавыш һәм
Роза Хәсәнова (Пермь крае, Ишим авылы).