Казан һәм Сура оборона чикләре логотибын ясауга бәйге игълан ителде
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Чувашия Республикасы Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министрлыгы Казан һәм Сура оборона чикләре логотибын һәм брендбук ясау буенча 2021 елгы Бөтенроссия бәйгесе игълан итте. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада киләсе ел Сура һәм Казан оборона чикләрен төзүчеләрнең Хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Профессиональ дәрәҗәдәге логотип график, абстракт һәм комбинацияле стильләрдә эшләнергә мөмкин. Ул хезмәт батырлыгының әһәмиятен чагылдырырга, аңлаешлы һәм үзенчәлекле булырга тиеш. Бәйгедә аерым автор да, коллективлар да катнаша ала. Катнашучы бәйгегә өчтән дә артык гариза тапшыра алмый. Материаллар 2020 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә. Логотиплар министрлыкның рәсми порталында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыла. Эшләргә рәссамнар, дизайнерлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Чувашия Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, иҗтимагый берләшмәләр бәя бирәчәк.