Чувашиянең Урмай авылында җирләнгән ике татар кешесендә коронавирус булмавы ачыкланды
(Казан, 2 май, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). Чувашия Республикасының Урмай авылында ике татар кешесен табутта җирләгәннәр. Мәетләрне Мәскәүдән кайтарганнар. Аларда коронавирус булмавы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте.
Шулай итеп кичә чыккан «Мәскәүдә коронавирустан үлгән татар кешеләрен Урмай авылына алып кайтып җирләгәннәр» дигән хәбәр кире кагылды. Табутта җирләнгән бу татар кешеләре коронавирус белән авырмаган.
«Туганнары шалтыратты. Аларның үпкәләре ике яктан ялкынсынган булган икән. Коронавирус булмавы ачыкланган. Мин үзем табиб түгел бит инде, кичә кеше сүзенә ышанып әйттем», — дип сөйләде Фәрит Гыйбатдинов. Бү сүзләре белән ул кичәге хәбәрнең дөреслеген кире какты.