Бөгелмәдә приютта тәрбияләнүчеләр ролл әзерләргә өйрәнгән.
Дәрес «Тәмле тарихлар» түгәрәге кысаларында узды. Мастер-класста катнашучылар рецептурада булган балыкны яшелчә, креветкалар һәм сыр белән алыштырды.
Балалар тиешле стильдә аш-су бүлмәсен бизәде, Көнчыгыш музыкасын кабызды һәм этник кием киде.
Белгечләр сүзләренчә, мондый чаралар балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыра һәм хезмәткә карата хөрмәт тәрбияли.