Бөгелмәдә укучыларга тантаналы рәвештә планшетлар тапшырдылар
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин Бөгелмә районының 16нчы мәктәбе укучыларына - күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә өч планшет тапшырды. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.
Гаджетларны укучыларга тантаналы рәвештә мәктәп директоры Альбина Асадуллина тапшырды. Укытучылар коллективы вәкилләре сүзләренчә, уку елын уңышлы тәмамлау өчен техника кирәк.
Бөгелмә районының 16нчы мәктәп коллективы Равил Хөснуллинга күрсәткән ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.