Добавить новость
Другие новости Бреста и Брестской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Чәчләрең чәчкә бәйләнсә

Матур гаилә корып, бер-береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә соң? Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәлигалы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләрнең берсе – Кумырык авылында яшәүче Елизавета һәм Семен Егоровлар.

Быелның май аенда алтын туйларын рәсми рәвештә билгеләп үттеләр алар. 15 майда район мәдәният йортында зурлап уздырылган “Алтын юбилярлар” тантанасының да хөрмәтле кунаклары булдылар.

– Алтын туебыз чынында былтыр ук булды: бер ел яшәп, бала тугач кына авыл Советына төшеп язылыштык без. 18 яшьлек чагымда урлап кайтты бит ул мине. Каршы килмәдем инде, авылның бер дигән булдыклы, матур егете, ферманың кладовщигы иде Симун, аннары ферма мөдире булды. Мин сыерлар сауганда фермада да, кичке уеннарда да артымнан бер дә калмыйча йөгереп йөрде, булышты, беренче күрүдән ярату, чәчләр чәчкә бәйләнү дигән нәрсә бар ул! – дип искә ала яшьлек елларын Лиза түти. Ул килен булып төшкәндә йортта кайнанасы һәм әбиләре (йөзьяшәр!) дә була. Алар белән 30 елдан артык бергә тату яшиләр.

– Олыларга рәхмәт, балаларны, өйдәге эшләрне алар карашмаса, эштә андый зур уңышларга ирешә алмаган да булыр идек бәлки. Үз заманыбызда Кумырык фермасын гөрләттек, сынатмадык, эшкә бөтен күңелебезне бирдек инде без, име, Симун! – дип сүзен дәвам итә ул. – Чиләкләп башак, сенаж, су ташып ашата, кул белән сава идек малларны. Тиешле планны тутырыйм дип, сыерның имчәк төбен яңадан-яңадан тартып йөри идек.

Елизавета Егорова – “Кызыл йолдыз” ордены кавалеры, “Хезмәт ветераны” медале, күп санлы Мактау грамоталары иясе, 1980-1985нче елларда ТАССР Югары Советы депутаты булып та сайлана. 1979нчы елда хезмәттәге уңышлары өчен Балтыйк буе илләре, Белоруссия буйлап поезд белән сәяхәткә юлламаны да бик зур бүләге дип саный. Данлыклы Калининград, Брест, Хатынь, Ленинградта булганнар, дөнья гизгәннәр, ул вакытлар һич күз алдыннан китми, ярый барган әле шул чагында.

– Бәхетле гаиләнең сере – татулыкта, бер-береңне санлап, тыңлап, юл куюда. Тормыш юлымда шундый чибәр, акыллы, уңган кыз очравына мин бик рәхмәтле, әйбәт гомер кичердек без аның белән. Лиза тутагыз хәзер дә бер тик тормый, мине дә тик утыртмый, хасталанган җиремнән дә дәвалап торгызды барыбер. Эшкә ярыйбыз әле: бройлер тавыклар үрчетәбез, бакчада мәш киләбез, урман һавасын сулап, җиләкләр, үләннәр җыярга барабыз. Аллага шөкер, шушы пурмы яшәргә дә, яшәргә иде әле. Авырулар аяктан екмасын да, сугыш кына чыкмасын, анысы бик яман нәрсә – ди Семен дәдәй.

Лиза түти, чыннан да, тик утырырга, вакытын бушка уздырырга яратмый. Соңгы арада күпләп тәре бистәрләре чигә башлаган.

Күз явын алырлык төстәге йон җепләр белән күпертеп чигә, читләрен челтәрләр белән каймалап, матур итеп ясый ул аларны. Заказлары да шактый җыелган. Шифалы үләннәр буенча да бик күп нәрсәләр белә булып чыкты. Хуш исле тәмле чәен үзем дә татып карадым.

Лиза түти рецепты:

Кипкән эт борыны (гөлҗимеш), карлыган яфрагы, бөтнек, зәңгәр мәтрүшкәне чәйнеккә салып 15 минут төнәтәсең. 15 көн–1 ай дәвамында чәй урынына эчәсең. Аннары бераз ял итеп алсаң да була. Витаминнарга искиткеч бай, иммунитетны ныгыта торган эчемлек бу. Тик суны Кумырыкның Поплар чишмәсеннән алып кайтып кайнатырга кирәк.

Эшкәртелгән гөлҗимеш тамыры, җир җиләге һәм аның яфрагы белән кан тамырларын дәвалау буенча төнәтмәсе дә игътибарга лаек. Гомерлеккә яшь булып калу буенча да рецептлары бик күп, анысын үзеннән сорагыз. “Әлеге үләннәрне Питрауга кадәр күпләп туплап өлгерергә кирәк, ашыгыгыз, йоклап ятмагыз!” – диде.

Елизавета Михайлова, Түбән Шүләңгер авыл җирлеге башлыгы:

– Мин авыл хуҗалыгында эшчәнлегемне шушы авыл фермасында башладым. Укып кына түгел, һөнәрне практикада өйрәнергә, коллективта үзеңне табарга да кирәк бит. Алар мине фермадагы эшкә генә түгел, тормыш алып барырга да күп өйрәттеләр. Лиза түти белән адаш, фамилиядәш (кыз чакта) кенә булсак та, барысы да безне туганнар дип уйлый иде. Төшке ялда да, гел үз өемә кайткандай, аларга кайта идем. Гомерлеккә дус булып калдык. Хәзер дә, Кумырыкка эшем төшкәндә, башлап аларның хәлләрен беләм, тыгыз аралашып торабыз. Һәрьяктан үрнәк, эшлекле гаилә, шундыйлар күбрәк булсын иде. Гаиләдә үскән биш бала – Владимир, Иван, Елена, Анатолий, Сергей – бүгенге көндә барысы да – башлы-күзле, Мамадыш, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яшәп, хезмәтләрендә уңышларга ирешеп, әйбәт кенә тормыш корып, балалар үстереп яталар. Әти-әниләре янына хәл белергә, булышырга еш кайталар. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Алсу СПИРИДОНОВА,

Мамадыш



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Бреста — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Бреста или других населённых пунктов Брестской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Бресте можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Бресте и Брестской области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Бреста и Брестской области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Бреста — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Брестской области



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Бресте, в Брестской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net