Добавить новость
Другие новости Бреста и Брестской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Герой турында тагын бер истәлек

Берничә көннән Советлар Союзы Герое, Питрәч районы Әлбәден егете майор Петр Гавриловның тууына 115 ел була. Батырлыклары турында истәлекләрне яңарту өчен, менә дигән дата. Шундый уйлар белән утырганда, редакциягә таныш түгел берәү килеп керде.

Сөйләшеп киттек. Җиңүнең 70 еллыгын да искә алдык. Үземнең Петр Гаврилов материалларын өйрәнүемне әйттем. Шул чакта ул: “Мин Петр дәдәй белән аның өенә барып күрешкән кеше”, – дип әйтеп салмасынмы. Башта әле ышанмыйча тордым. Аннары инде әлеге очрашулары турында җентекләп сөйләвен үтендем. Запастагы офицер – Хәниф Әгъләм улы Ахкямов җитмешенче еллар – Краснодар өлкәсе истәлекләренә алып китте. Сөйләшүебез әңгәмә рәвешендә барды.

– Хәниф абый, нинди җилләр Сезне ул якларга ташлады? Петр Гаврилов белән ничек таныштыгыз?

– Сүземне ерактан башлыйм. Мин Башкортстанның Балтач районында туып үскән егет. Кечкенәдән үк геройлар тормышы белән кызыксына идем. Шуңа күрә дә Омск шәһәрендәге хәрби-авиация мәктәбенә укырга кердем. Училище стеналарына, күпләп, Советлар Союзы Геройларының портретлары эленгән. Сәгатьләр буена, алар турындагы язуларны өйрәнәм, биографияләре белән кызыксынам. Татар геройларының портретлары юк диярлек. Сугышта аларның юлбарыстай көрәшкәннәрен ишетеп беләм бит инде, югыйсә. Брест крепостена экскурсиягә баргач, Геройлар арасында Петр Гавриловның да исемен атадылар. Милләте буенча татар булуын, Краснодар шәһәрендә яшәп ятуын әйттеләр. Бу хәбәрне ишеткәч, шулхәтле дулкынландым, тизрәк Краснодарга барып, ул кешене күрәсем килә башлады. Эзләнә торгач, адресын да таптым. Беренче җай чыгу белән, Омскидан Краснодарга очтым.

1976 елның 21 май көне иде ул. Светлый урамындагы биш катлы йортны тиз эзләп таптым. Ишекне шактый өлкән яшьтәге хатын-кыз ачты. Бу – Петр дәдәйнең хатыны – Мария Григорьевна булып чыкты. Кайдан икәнемне, нинди йомыш белән килүемне әйткәч, йөзе яктырып китте. “Петр, синең янга якташың килгән. Якын кешеңне каршыла”, – диде ул, бүлмәсендә утырган иренә эндәшеп.

Мин түр якка үттем. Бераздан, өстенә хәрби кителен, фуражкасын кигән, яшенә караганда шактый спай күренгән Петр дәдәй үзе дә күренде. Баштан ук якын итеп, туганае белән очрашкандай күреште. Минем белән бик ачылып сөйләште. Брест крепостен саклагандагы авырлыклар турында, ничек исән калуы, көрәштәш дуслары турында да бәйнә-бәйнә сөйләде. Фашист тоткынлыгында күргән газапларын, аннары үзебезнекеләрнең энә күзеннән үткәреп тикшерүләрен, 1956 елга кадәр кыл өстендә яшәгәнлеген сөйләгәндә, күзләреннән мөлдерәп яшьләре түгелде. Мария Григорьевна, аны туктатып, “Петр, тынычлан, Коляга (мине шул исем белән йөрттеләр алар) үзем сөйләрмен бу хакта”, – дип, аны туктатып та ала иде. Мин аларда бер атна яшәдем. Үз балалары кебек күрделәр, җибәрәселәре килмәде. Ул якларга юл төшкәндә, аларга кермичә китмәдем. Очрашкач, чын йөрәктән шатланалар иде. Нишләптер, үзенең туган ягы – Питрәчтән килүчеләр күренмәде...

– Семьясы, балалары турында да сөйләгәндер?

– Утызынчы елларда Катя исемле кызга өйләнеп, уллары Николай туа. 22 июнь таңында фашист бомбалары шартлый башлагач, Катяга: “Коляны алда офицер хатыннары җыела торган урынга йөгер”, – дип, үзе аларны да көтмичә, частька чыгып йөгерә. “Кара тамгалы” исемнәре алынып, үзе тулысынча аклангач та, семьясын эзли башлый. Бик озак вакытлар буена бер хәбәрсез яши. Иркутскида япон әсирләре төрмәсен саклаганда, Мария Григорьевнаны очрата. Сугышта ирен югалткан, берүзе бер кыз бала үстереп ятучы Марияга өйләнеп, якыннарын югалту хәсрәтен онытырмын, дип уйлый ул. 1956 елда Брест крепостен саклаучылар форумына баргач, аңа беренче хатыны исән булуын хәбәр итәләр. Ул аны Минск шәһәрендәге инвалидлар йортыннан таба. Командир хатыны буларак кулга алынып, немец концлагерьларында җәфа чиккән Катя апаның хәле бик авыр була. Яңалыкларны әйтеп, нишлибез, дигән сорау белән, Мария Григорьевнага телеграмма җибәрә. Ул чакта Краснодарда землянка сыман йортта торалар. “Алып кайт”, – дигән җавап килүгә, авыру хатыны белән икәүләп кайтып төшәләр. Үзен сыендырган әлеге йортта Катя апа озак яши алмый – 4 айдан соң үлә. Петр дәдәй улын – Колясын да эзләп таба. Целинада хезмәт иткән улын үзләренә алып кайта. Мин барганда, Николай художник булып эшли, аерым яши иде.

Катя апаны үзләренә алып кайткач, вот татарин, ике хатын белән яши, дип, турыдан-туры көлүчеләр, югары инстанцияләргә хәбәр итүчеләр дә табылган хәтта.

– Петр Михайлович 1979 елда арабыздан китте. Ул үлгәч, ике арадагы элемтәләрегез өзелдеме?

– Мария Григорьевна белән озак еллар буена аралашып тордык. Петр дәдәй үзен Брест крепостена күмүләрен васыять итеп калдырган була. Сәгате суккач, аның гәүдәсен Брестка алып китәләр. Мария Григорьевна соңыннан миңа хәсрәт-борчу белән тулы хат җибәрде. Брестка килеп җитеп, сугыш геройлары янәшәсенә күмүне сорагач, тегендәгеләр рөхсәт бирмәгәннәр. Бресттан читтә урнашкан бер зиратта урын күрсәткәннәр. Беркем барып табарлык та булмаган җиргә урнаштырып кайттык, никләр генә Краснодардан кузгаттык икән, ә бит монда зур хөрмәт белән, олылап күмәбез, дигәннәр иде, дип язылган иде хатта. Петр Михайловичка исән чакта да күпме кимсенүләр күрергә язган булган, соңгы юлы да менә шулай күңелсезлек белән төгәлләнгән. Күңелсезлек кенә түгел, гаделсезлек, нахакка рәнҗетү инде бу.

– Рәнҗетү, дигәннән, аңа нахак сүзләрне шактый ишетергә туры килгән. Үзе бу турыда нәрсәдер әйттеме?

– “Хәниф, Ватанга һәм халыкка үпкәләргә ярамый, властьтагылар килә дә китә, тарихи дөреслек кайчан да булса барыбер тантана итә ул”, – дигән сүзләрне әйтте ул миңа. Бу – чын йөрәктән әйтелгән сүзләр иде. Аның йөрәгендә рәнҗеш, үпкә кебек хисләргә бөтенләй урын юк, чөнки ул чын мәгънәсендә чиста, керсез кеше иде.

– Хәниф абый, Петр Михайловичны эзләп табып, туганнарча җылылык күрсәткән өчен, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт Сезгә.

Әңгәмәдәш – Мария МАРТЫНОВА

Петр Гаврилов кулында – Брест байрагы.

 

Брест зиратында Герой кабере янында. Уңда - Мария Григорьевна

Петр Гаврилов (уңда) белән Хәниф Ахкямов. 1976 ел, 21 май

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Бреста — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Бреста или других населённых пунктов Брестской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Бресте можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Бресте и Брестской области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Бреста и Брестской области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Бреста — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Брестской области



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Бресте, в Брестской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net