Другие новости Болгара и Татарстана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Марсель Бакиров юбилееннан репортаж: Мөслимгә мәдхия һәм галим тормышына күзәтү

Марсель Бакиров юбилееннан репортаж: Мөслимгә мәдхия һәм галим тормышына күзәтү

«Интертат» хәбәрчесе Мөслимдә әдәбият галиме Марсель Бакировның 90 яшьлек юбилеенда булып кайтты. Истәлекле мизгелләр белән укучыларны да таныштырабыз.

Узган атнада Мөслим районы әдәбият галиме Марсель Бакировның 90 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтте. Юбилярның туган көне декабрьдә булса да, якташлары бәйрәм итү өчен февраль аен сайлаган. Декабрьдә бу уңайдан тантаналы чаралар Казанда узды, ә гыйнварда һава торышы гел тотрыксыз булды – зәмһәрир суыклар белән рекордлы бураннар чиратлашып торды, шуңа күрә мәшһүр шәхеснең юбилее 3 айга сузылуы гаҗәп түгел.

Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Марсель Бакировны тагын бер тапкыр 90 яше белән котларга Мөслимгә Казаннан, Чаллыдан күренекле якташлары, район халкы җыелды. Галимнең туган нигезенә истәлек тактасы ачылу белән башланып киткән мәдәни чаралар көн буе диярлек дәвам итте: кунаклар туган якны өйрәнү музее белән танышты, үзәк китапханәдә укучылар белән очрашты. Чараларның кульминациясе – мәдәният йортында оештырылган кичә булды. Әдәби-музыкаль кичә алдыннан мәдәният йортының 3нче катындагы музейда Марсель Бакировка багышланган почмак ачылды. Оештыручылар тырышлыгы булдымы икән, халыкның галимгә хөрмәтеме икән – зал тулды.

Марсель Бакировка багышланган кичәне район башлыгы Альбер Хуҗин ачып җибәрде. Бөтен кунакларны озатып бетергәнче, ул залда утырды. Район башлыгының шәхесләргә карата хөрмәте шушыннан ук күренә.

Фото: © Рифат Каюмов фотолары

«Без районыбыздан чыккан шәхесләрне белергә тиеш. Аларны белеп, алардан үрнәк алырга була. Гади авыл егете, балачактан күп авырлыклар күргән Марсель абый югары дәрәҗәләргә ирешкән. Аны республикада гына түгел, бөтен Рәсәйдә хөрмәт итәләр. Марсель абый – Мөслимнең горурлыгы», – диде Альбер Хуҗин кичәне ачып җибәргәндә.

Марсель Бакировның юбилеена багышланган кичә котлаулар, шигырь укулар һәм Мөслим үзешчәннәренең җыр-биюләре белән үрелеп барды. Котлаулар күп булды. Бөтенесен дә бер мәкаләгә кертеп бетереп булмый. «Интертат» хәбәрчесенә кызыклы тоелган котлаулар белән укучыларны да таныштырабыз.

«Кешене дөнья зурларга мөмкин. Әгәр аны туган ягында күтәрмәсәләр, дәрәҗәсе булмас иде»

Юбилярны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге һәм үз исеменнән котларга, беренчеләрдән булып, сәхнәгә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова менде.

«Марсель абый – бик тыйнак кеше. Зур залларда Марсель Бакировны һәрчак әйтеп торганнарын хәтерләмим. Хәзер шундый заманда яшибез, чәчрәп чыгып, үзең йөрмәсәң, онытып та куюлары бар, ләкин Марсель абыйның юбилее Казанны шаулатты. Аңа 90 яшендә «Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы» дигән таныклык тапшырдылар. Бу бит бөтен кешегә дә тәти торган дәрәҗә түгел. Васил Шәйхразыев аңа Бөтендөнья татар конгрессының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Аннары Казан федераль университетында зур кичә узды.

Кешене дөнья зурларга мөмкин. Әгәр аны туган ягында күтәрмәсәләр, дәрәҗәсе булмас иде. Марсель абыйның эшләре Нобель премиясенә тиң булырлык, чөнки ул – милләтебез тарихының төбенә төшеп, аны дөньякүләм биеклеккә күтәргән шәхес», – диде Шәмсия Җиһангирова.

«1930 еллар афәте Марсель Бакиров гаиләсен дә читләтеп үтми»

Чараны алып баручы Марсель Бакиров турында биографик белешмә җиткерде.

Әтисе Хәернас абый – тирә-якта танылган укымышлы кеше – математика укытучысы, мәктәп директоры, партком секретаре кебек җаваплы вазифаларны башкарган. Әнисе Фатима апа – башлангыч сыйныфлар укытучысы. 1930 еллар афәте бу гаиләне дә читләтеп үтми. Хәернас абыйны, «халык дошманы» дип нахак яла ягып кулга алалар һәм атып үтерәләр. Тол калган Фатима апага һәм балаларга бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Бу елларда ачлыкны да, рухи кимсетүләрне дә кичергән балалар ныгый гына баралар. Барысы да югары белем ала, тормышта үз урыннарын таба.

1951 елда Марсель ага Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Тарих-филология факультетында да тырыш, уңган студентларның берсе булып таныла. Укуда гына түгел, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.

Университетны тәмамлаганнан соң, Марсель Бакиров 1956-1966 елларда Уфада «Кызыл таң» газетасында эшли, үзен тәҗрибәле журналист буларак таныта. 4нче дистәне ваклый башлаган Марсель Казанга күченеп килә һәм фән дөньясына чума. Марсель Бакиров – сан артыннан куучылардан түгел, фәнгә бик зур җаваплылык белән караучы, һәр әйткән фикерен саллы мисаллар белән дәлилләүче галим. Шуңа да алдагы чирек гасырдан артык гомерен ул төрле чыганаклардан бик күп мәгълүматлар туплап, төрки шигъриятнең бик борынгы жанрларын ачыклый. Ярты гасыр гомерен Казан дәүләт университеты, хәзерге Казан федераль университеты студентларына белем һәм тәрбия бирү эшенә багышлаган галим һәм педагог бу юнәлештә дә нәтиҗәле хезмәт алып бара.

2012 елда Марсель Бакировның рус телендә татар фольклоры монографиясе басылып чыга. Марсель ага – татарның күпкырлы, зур талантлы, тирән кешеләренең берсе.

«Безнең эрага кадәр 4 мең ел элек булган сүзләрне ачыклап, сүзлек төзедем»

Кич буе сәхнә түрендә утырган юбилярның үзенә дә сүз бирелде.

«Миңа, университетта укыту белән беррәттән, 4 юнәлештә фән белән шөгыльләнергә туры килде. Беренче юнәлеш – фольклорны өйрәнү иде. Бүгенге көндә татар мәдәнияте белән бәйле факультетларда татар фольклоры минем дәреслек буенча укытыла. Миңа кадәр галимнәр халык педагогикасы жанрларына мөрәҗәгать итмәгән булган. Минем өчен бу – бик кызыклы өлкә иде.

Халык педагогикасында тыюлар бар. Халык бала тәрбияләгәндә тыю, куркытулар куллана. Мәсәлән, идәндә чүп калдырсаң, ирең шадра булыр; керне сыгып бетер – ирең эчкече булмасын; сызгырып йөрмә – ут чыгарасың; аягыңны селкеп утырма – шайтан чакырасың. Мәктәптә куркыту юк. Анда бөтен әйбер инандыруга корылган. Куркыту куллану урынлымы? Мин, урынлы, дип саныйм, чөнки Коръәндә дә тәмуг газаплары белән куркыту бар. Бала тәрбияләгәндә ата-ана шартлы рәвештә генә куркыта. Бала үсеп җиткәч, юри куркытканнарын аңлый, ләкин эшкә, тәртипкә өйрәнгән була.

Икенче юнәлеш – шигырь төзелеше теориясе булды. Татар шигыре төзелешендә гарәпләр йогынтысы булганын ачыкладым. Бу хезмәтемә галимнәр бик зур бәя бирделәр. Өченче юнәлеш буларак, татар поэзиясе яралуын өйрәндем.

Татар поэзиясе VI-VIII гасырларда башлана, дип карыйлар иде. Мин моңа ышанмадым. Фәнни тикшеренү шикләнүдән башланырга тиеш. Минем ачышлар да шуңа корылган. Мин безнең эрага кадәр яшәгән һуннар чорына кереп киттем. Шуларның иҗатыннан уннан артык жанр актарып чыгардым. Алар үз заманында тәрҗемә ителеп, безнең көннәргә кытай, латин телләрендә килеп җиткән.

Дүртенче юнәлеш – төрки телләрнең килеп чыгышын өйрәнү булды. Мин Советлар Союзыннан аерылып чыккан республикаларның китапханәләрендә бөртекләп материал җыйдым. Безнең эрага кадәр 4 мең ел элек булган сүзләрне ачыклап, сүзлек төзедем. Анда меңнән артык сүз бар. Алар арасында кода, килен, тау, су, кот, ат, барс, сарык һәм башка бик күп бүгенге татар сүзләре бар», – дип сөйләде Марсель Бакиров.

«Марсель Бакиров зур ачыш ясады, һәм киләчәк буын моңа бәя бирәчәк»

Археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин:

Мин Марсель абыйны 1974 елдан бирле беләм. Кайчан карама, ул гел китапханәдә шөгыльләнә иде. Марсель Бакировның китапларындагы фикерләр археологиядәге фактлар белән туры килә.

Марсель абый – чын тарихчы да. Мин, мәсәлән, Болгар, Казан ханлыгы чоры белән шөгыльләнәм, төпкәрәк төшкәнем юк иде. Марсель Бакиров, тел материалларына таянып, безнең эрага кадәр 5нче меңьеллыкларга кадәр төшеп җитте. Татар халкының, төрки халыкларның нигезен ул шунда тапты.

Болгар чоры мирасын бер яклап – башкортлар, икенче яклап чувашлар тартып алмакчы була. Бу бәхәскә Марсель Бакировның монографиясе нокта куймасмы, дип уйлыйм. Безнең галимнәр әлегә тел мәсьәләләренә артык игътибар итми. Юкса, халыкларның килеп чыгышын археологлар гына өйрәнми, ә фольклорчылар да, телчеләр дә, эпиграфистлар да, антропологлар да өйрәнә.

Кайвакыт галим гомер буе эшли, ләкин үз ачышының кыйммәтен аңлап җиткерми. Марсель Бакиров зур ачыш ясады, һәм киләчәк буын моңа бәя бирәчәк. Әлегә аның хезмәтләре бәя биреп бетерерлек түгел.

«Туган ягын сөйгән, татарга, фәнгә хезмәт иткән кешеләр күп түгел»

Филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина:

Гадәттә, җырчыларны, сәнгать әһелләрен халык белә, таный, хөрмәт итә, ә галимнәр, мәгарә кебек китапханәләрдә эшлиләр дә, аларга игътибар тар даирәдә генә булып кала кебек. Бүген район күләмендә үзебезнең якташыбызны зур сәхнә түрендә хөрмәтләү – ул икеләтә бәйрәм. Мондый бәйрәмнәр бик сирәк була.

Казан федераль университетында Марсель абыйның юбилеен бик зурлап бәйрәм иттек. Аны нык хөрмәт итәләр. Ул 1970 елдан бүгенге көнгә кадәр татар фәненә хезмәт итүче белгечләр әзерли. Аның һәр студенты Мөслимне, «Эт тыкрыгы»н белә. Шушы түгелме туган ягыңны пропагандалау? Марсель абый, мин – сезнең студентыгыз, хезмәттәшегез, якташыгыз буларак, алдыгызда баш иям, чөнки сезнең кебек киң күңелле, тыйнак, туган ягын сөйгән, татарга, фәнгә хезмәт иткән кешеләр күп түгел. Исән-сау булыгыз.

«4 галим эшли торган эшне берүзе башкарып чыккан»

Шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон:

Марсель абый 4 галим эшли торган эшне берүзе башкарып чыккан. Әле ул – журналист булган кеше дә. 24 яшендә «Кызыл таң»да «коеп куйган» журналист була. Әле аны күбебез белми. «Караңгы Уфага яктылык алып килдең», – дигәннәр аның турында. Ул анда бик күп зур эшләр эшли. Мәсәлән, нахакка төрмәгә эләккән кешене коткара. Марсель абый – журналистиканың нәрсә икәнен раслап күрсәткән кеше. Бер кешедән 4 галим һәм 1 журналист чыккан.

Марсель Бакиров шагыйрьләргә шигырь төзелешен өйрәтүче остаз булган. Әгәр ул үзе шигырь язу юлыннан киткән булса, аннан яхшы шагыйрь чыгар иде, ләкин аңа татар шигъриятенең тирән тамырларын актарырга насыйп булган.

«Марсель абыйны Чаллыда да бик яраталар»

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин:

Татарстан Язучылар берлегеннән, Чаллыдагы Мөслим якташлык җәмгыятеннән зур сәламнәр алып килдем. Марсель абыйны Чаллыда да бик яраталар, хөрмәт итәләр. Үземә килгәндә, Марсель Бакиров – минем остазым, укытучым, диплом җитәкчем. Ул мине фәнгә алып керде, фәнни эшнең структурасын өйрәтте. Диссертация яклаганда мин Марсель абыйның йөзенә кызыллык китермәдем. Диссертация советында ул горурланып утырды. Марсель абый, сезгә милләтебезнең яратуын тоеп озак еллар яшәргә язсын.

«Ул бер бөртек бәрәңге белән ярты казан аш пешерүләрен сөйләгәндә, күзгә яшьләр килә»

Язучы Фоат Садриев:

Марсель Бакиров – ул шәхес кенә түгел, ә ниндидер бер күренеш. Ул бала вакыттан мохтаҗлыкка кала, әтисез яши, аның әнисен эзәрлеклиләр. Аларның бакчаларын тартып алалар. Бәбкә үләне үскән җирне казып, шунда бәрәңге утырталар. Көн саен ниндидер каршылык булып тора. Ул бер бөртек бәрәңге белән ярты казан аш пешерүләрен сөйләгәндә, күзгә яшьләр килә. Аларның өсләренә кияргә, мичкә ягарларына булмаган. Хәтта ул, каләм дә ала алмыйча, мәктәптә укый. Инде төшенкелеккә бирелергә, еларга кирәк кебек, ләкин, киресенчә, спектакль куюда, рәсем ясауда, стена газетасы чыгаруда Марсель абый гел беренче. Шушы холык аңа үсәргә этәргеч биргәндер, фәнгә омтылышы авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер.

Миңа берничә мәртәбә Марсель абыйның өендә кунарга туры килде. Аның стена буена сузылган киштәләре папкалар белән тулган. Ул гомере буе мәгълүмат җыйган. Кайбер папкалары китап булып чыкты. Чыкмаганнары да күп әле. Ул папкалар, һичшиксез, киләчәктә гамәлгә ашар, төрки дөньяга бик күп яңалыклар алып килер.

«Әтине олылаган Мөслим халкына зур рәхмәт!»

Марсель Бакиров «Кызыл таң» газетасында эшләгән елларда Туймазы кызы Кифаяга өйләнә. Аларның бер-бер артлы Гөлназ һәм Гүзәл исемле кызлары туа. Казанга күченеп килгәч, якты дөньяга уллары Айдар аваз сала. Кызлар бүгенге көндә табиб, ә Айдар юрист хезмәтен башкара. Кичәгә Айдар Бакиров та килгән иде. Аңа да сүз бирелде.

Мөслимгә килгәч, күңелгә бик рәхәт булды. Әтием шундый матур җирдә туып-үскән. Зал тулы халык җыелганына сокланып утырам. Димәк, әтиемне туган җирендә яраталар. Ул гомер буе туган ягын мактап, Ык буйларын яратып яшәде. Аның йөрәгендә гел Мөслим булды. Бүген әтинең туган нигезенә истәлек тактасы куйдыгыз, зал тутырып кичәгә килдегез. Әтине олылаган Мөслим халкына зур рәхмәт! Гадәттә, истәлек такталарын кеше үлгәч куялар. Минемчә, Мөслимдә кешене исән чагында олылап, дөрес эшлиләр. Әти үзенә булган хөрмәтне күреп кала, – диде Айдар Бакиров.

«Мөслимлеләрнең бер-берсен хөрмәт итүе башкаларга үрнәк булырга тиеш»

Кичәне йомгаклау сүзе Марсель Бакировтан булды.

Үземнең 90 яшьлегемдә шушындый затлы бинага кайтып, якташларымның котлауларын күрергә насыйп булды. Сез мине шундый шатландырдыгыз. Мин гаҗәпләнеп, сокланып, Мөслим халкы белән горурланып утырдым.

Мөслим районы башлыгы: «Шәхесләргә игътибар итәбез», – диде. Күп урында шәхескә игътибар итү җитми бит. Монда еш кына язучылар килеп торалар. Шушында туып-үскән язучыларны олылыйлар. Фоат Садриевны гына әйтик. Ул татарның Шолоховы инде. Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Шәмсия Җиһангирова – күз өстендәге каш кебек дәрәҗәле шәхесләр. Шәмсия (Җиһангирова) – Мөслимнең гимнын язган ханым. Ул шулкадәр матур шигырьләр яза. Шигырь язучы ир-ат хәзер адым саен инде. Шәмсия – ыбыр-чыбыр язып, «шагыйрь» исемен күтәреп йөргән бик күп ир-атларны «ыштан бавына кыстыра» торган шагыйрә.

Мөслимлеләрнең бер-берсен хөрмәт итүе башкаларга үрнәк булырга тиеш. Көнем шулкадәр матур үтте. Юлда биш сәгать ярым килсәк тә, килүгә берсеннән-берсе матур чаралар башланды: истәлек тактасы ачылды, китапханәгә, музейга алып бардылар. Музей гаҗәп матур оештырылган. Анда Мөслимнең борынгыдан килгән тарихы бик матур күрсәтелгән. Мөслим үзенең дәрәҗәсен күрсәтә белә. Ул – башка районнарның борынына чиертә торган куәтле район. Барысы өчен дә сезгә әйтеп бетергесез рәхмәтләрем! Моннан соң да Мөслим чәчәк атсын, яңадан-яңа уңышларга ирешсен. Татарлыгыгызны, кешелеклелегегезне саклагыз, – дип йомгаклады Марсель Бакиров.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Торговые настольные электронные весы CAS PR-15P



Здоровье

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье




Українські новини

Магазин дверей і підлогового покриття Albero: якісна продукція для кожного клієнта



Новости 24 часа

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»



Game News

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Болгар

Роман Лизалин: «Задача «Флота РТ» – увеличить перевозку пассажиров до 500 тыс. человек»



News Every Day

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’



Интернет

ИТ Альянс объявляет о графике работы в майские праздники



Болгар

Продолжительность поездки на «Метеоре» из Казани до Самары составит почти 11 часов



Баста

Рэпер Баста благословил девушку на брак во время своего концерта



Болгар

Офисное здание «Газпрома» на берегу Кабана достигнет 75 метров в высоту



WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде



Казань

Проект «Пушкин и театр» представят в Казани, Рязани, Москве и новых регионах



Владимир Путин

Владимир Путин поздравил ветеранов с 50-летием начала строительства Байкало-Амурской магистрали



Симферополь

Выставка-панорама героической истории "Вехи памяти и славы" ко Дню Победы в Великой Отечественной войне



Болгар

«Это были настоящие бизнесмены»: взлет и падение древних торговых городов Татарстана



Татарстан

Минниханов подтвердил дату инаугурации Путина на 7 мая



Москва

Лучшей певицей жанра поп-опера по версии премии WOMAN AWARD стала Натали Орли



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Болгара — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Болгара или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Болгаре можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Болгаре и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Болгара и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Болгара — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

«90% лесных пожаров – вина человека»: как Татарстан подготовился к пожароопасному сезону





Путин в Татарстане
Татарстан

Глава Татарстана Минниханов подтвердил, что инаугурация Путина пройдёт 7 мая


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в Татарстане
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Болгаре, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ



Болгар

В 2025 году планируют запустить речные перевозки из Казани в Самару, «Метеоры» будут ходить через Ульяновск

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net