Башкортстанда иң катлаулы урман янгыны сүндерелгән, тагын бер яңа янгын теркәлгән
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда коткаручылар Белорет, Бөрҗән һәм Учалы районнарында дүрт янгынның тулысынча сүндерелүе хакында хәбәр итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза. Узган тәүлектә Башкортстан территориясендә урман янгынының тагын бер яңа чыганагы теркәлгән. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын Учалы районында 0,13 гектар мәйданда чыккан. «1530 гектар мәйдандагы табигать янгыннарының өч чыганагы әле һаман да гамәлдә. Баймак районында вазгыять аеруча катлаулы, анда 2 сентябрьдә корыган үләнгә ут капкан. Якшәмбе көнне янгын тулысынча сүндерелгән, аның мәйданы 1000 гектар тәшкил иткән», - дип искәрттеләр ведомствода. Хәзерге вакытта Баймак районының Төрекмән авылы янында ландшафт янгыны котыра. Аңа каршы 53 кеше һәм 16 берәмлек махсус техника көрәшә.