Төрки халыклар әдәбияты журналында Зиннур Мансуров шигырьләре төрек телендә чыкты
(Истанбул, 6 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә нәшер ителүче «Кардәш каләмнәр» журналы укучылары игътибарына татар шагыйре Зиннур Мансуровның шигыръләрен тәкъдим иткән. Бу хакта басманың баш мөхәррире Якуп Өмәроглу хәбәр итә.
Зиннур Мансуровның иҗаты журналның соңгы санында шигьрият сәхифәсендә урын алган. Анда аның «Ай юлы», «Очар кошлар биеклегендә» дигән ике шигыре басылган. Аларны төрекчәгә төрек язучысы, Евразия язучылар берлеге әгъзасы Атаман Каләбозан тәрҗемә иткән.
«Кардәш каләмнәр» — Евразия язучылар берлеге чыгара торган төрки халыкларның уртак әдәбият журналы. Аның май ае санында шигьрият сәхифәсендә Азәрбайҗан, Казахстан, Македония һәм Иран төрки халыклары шагыйрьләренең дә иҗатлары урын алган.