Коточкыч авариядә 2 кеше үлгән, 12 кеше имгәнгән
Бүген 15.00 сәгатьтә Прохладный-Баксан-Эльбрус федераль юлының 35 нче километрында юл һәлакәтендә ике кеше үлгән, унике кеше имгәнгән. Бу турыда Кабарда-Балкар Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Тырныауз һәм Бедык торак пунктлары янында пассажирлар ташый торган «Газель» белән «БМВ» җиңел машинасын бәрелешә. Пассажир автобусы «Нальчик-Тырныауз» маршруты буенча бара.
Авариядә ике кеше җитди имгәнә һәм һәлак була. 12 кеше имгәнә, аларны Эльбрусс районы үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.
Урында экстрен хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.