Рәссам Зөфәр Гыймаев белән хушлашу: «Бирешмим әле, тырышам, дигән иде»
Бөтен кеше рәссамның байтак еллар чир белән көрәшүен белеп торса да, бу көтелмәгән китү иде. Соңгы көннәренә кадәр онкологиягә баш бирмәскә тырышуына ияләшкән идек, үлмәс кебек иде. Күз яшьләре белән елап торган Дания Нуруллинаны журналистлар урап алган. Дуслар булганнар икән. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина: «Республика бик талантлы рәссамны югалтты. Ул кояш кебек якты иде, ягымлы, акыллы, тыйнак — минем башка андый кешене очратканым булмады. Аны тыңлау да күңелгә рәхәтлек бирә иде. Читать дальше...