Другие новости Архангельска и Архангельской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

ӘЛМӘТ ТЕАТРЫНДА – САКАЕВ ЧОРЫ

Немец язучысы Бертольт Брехт әсәрен Татарстанда сәхнәләштерү омтылышы моннан берничә дистә ел элек тә күзәтелгән. Сәнгать  фәннәре кандидаты Рауза Солтанова әлеге мәгълүматка архивта эшләгәндә юлыкканлыгын әйтте. 
 
- Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган сөйләшү беркетмәсеннән күренгәнчә, Мәскәүдә укып кайткач, мондый тәкъдимне режиссер Дамир Сираҗиев керткән, -  диде Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм  сәнгать институтының бүлек мөдире.  – Әмма баш режиссер Марсель Сәлимҗанов моңарчы расланган эш планында чит ил драматургы пьесасына урын юклыкны әйткән.  Шуннан соң, 1980 елда, Д.Сираҗиев әлеге уен кечерәк мәйданда – Театр училищесы сәхнәсендә тормышка ашырган.  
 
Күптән түгел исә Бертольт Брехтның 1930-1941 елларда иҗат ителгән “Сезуаньнең мәрхәмәтле кешесе” әсәре “Бистә фәрештәсе” исеме белән Әлмәт Татар дәүләт драма театрында куелды.  Егор Перегудовның русчага тәрҗемәсен театр директоры Фәридә Исмәгыйлева татарчалаштырды.  Гыйбрәтле бәянны, утызлап артистны җәлеп итеп, Санкт-Петербургтан килгән режиссер Искәндәр Сакаев сәхнәләштерде. 
 
Премьера барганда, ни гаҗәп, залдагы йомшак кәнәфиләр буш иде. Балконнан тыш, тамашачыларның йөзләбе артистлар уйнаган җиргә – сәхнә әйләнәсенә урнаш­ты.  Шаккатыргыч, җанлы, әкияти, тәэсирле уен кул сузымындагы аралыкта барды. 
 
Эчтәлеккә килгәндә, аллалар (Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров, Фазыл Насыйбуллин, Илшат Агиев) җиргә төшеп, игелекле кеше эзләде.  Тик Кытайның Сезуань бистәсендә аларга фәкать яманаты чыккан Шен Те (Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова) гына ачык йөз күрсәтте.  Әлеге игелекле гамәле өчен кунаклар аңа акча бирде.  Шен Те моңа тәмәке кибете сатып алды.  Шуннан “Ит игелек – көт явызлык” мәкале кисәткән галәмәтләр башланды.  Туганнар, төбәктәшләр арасындагы низаг упкыны, бүгенге заманга аваздашлыгын күрсәтеп, тирәнәйгәннән-тирәнәйде.  Яхшылык-начарлык, мәхәббәт-хыянәт тартышы барышында тамашачы күңеле уй белән тулды.  Төенләнгән мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү башланды. 
 
Пәрдә төшерелүгә, Казаннан һәм Мәскәүдән килгән театр, сәнгать белгечләре тарафыннан спектакльгә бәя дә бирелде.  Күп премьералар карап тәҗрибә туп­лаган Рауза Солтанова, Илтани Илялова, Галина Зәйнуллина, Айгөл Салихова, Миләүшә Хәбетдинова, Татьяна Мамаева, Россия театр сәнгате академиясе доценты Павел Руднев тарафыннан, нигездә, режиссер һәм артистлар осталыгына карата мәдхия белдерелде.  Ни өчен дигәндә, җитди әсәр җиңеләйтелеп, ярым көлке рәвешендә тәкъдим ителде.  Режиссер уңайлы мохит тудыргач,  өермәле тамашада артистларның рәхәтләнеп уйнаулары күренде.  Салкын караңгылык янәшәсендә яктылык нуры сибүче яхшылык чагылышы аша төрле холыклар, үзенчәлекләр ачылды.  “Катлаулы эш  Европа дәрәҗәсендә башкарылган, - диде, тәнкыйтьчеләр.  – Искәндәр Сакаев – зур табыш.  Аны югалтмаска кирәк!” 
 
Театр һәм сәнгать белгечләре мактау сүзләрен кызганмаган, соклануларын ачыктан-ачык белдергән режиссер Искәндәр Сакаев Әлмәткә кайчан килеп чыккан соң? Могҗизага тиңләшерлек, шаккатыргыч спектакльләр кую осталыгына ничек ирешкән?
 
2005 елдан директор булып эшләүче Фәридә Исмәгыйлева мондый элемтә урнаштырылуны дөнья классикасына ябышып  дөнь­яга чыгу омтылышы дип аңлата.  “Татнефть” берләшмәсе ярдәме белән 16 фатир алынгач, Казан театр училищесындагы махсус төркемдә яшь артистлар әзерләнгәч, гастрольләр белән Россиянең төрле өлкәләренә чыга башлагач, алга спектакльләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләсе килеп баскан. Уфадан сәхнә бизәргә килүче рәссам Дмитрий Хильченко бу турыда сүз чыккач:
 
- Әллә ярдәмгә Санкт-Петербургтан режиссер Искәндәр Сакаевны чакырып карыйкмы? – дигән.  
 
Туганлык тамырлары морзалар нәселенә тоташкан Искәндәр Рәүф улы 1974 елда Уфада туган икән.  Мондагы сәнгать институтында, профессор Рифкать Исрафилов остаханәсендә, режиссерлык бүлеген тәмамлаган.  Бер үк вакытта, Бөтенроссия кинематография институтында, Булат Мансуров остаханәсендәге режиссерлык курсында белем алган.  “Нур”, Яшьләр, Курчак театрларында (1995-2004), актер һәм режиссер булып эшләп, хезмәт юлын башлаган.  Тик яшь белгеч туган җирендә ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмаган. Осталыгын арттырыр­га омтылып, Мәскәү сәнгать академия театры каршындагы мәктәп-студиянең режиссерлар магистратурасына һәм В.Э.Мейерхольд исемендәге үзәккә, Валерий Фокин остаханәсенә укырга кергән.  Режиссер Алексей Левинский җитәкчелегендә биомеханиканы,  ягъни сыгылмалылык сәнгатен өйрәнгән.  Күргәннәрен гамәлгә ашырып, үзенчәлекле сәләтен күрсәтеп, Россия  армиясе үзәк академия театрында (2004-2005), А.С.Пушкин  исемендәге Россия дәүләт драма академия театрында (2005-2009) режиссерлык вазифасын башкарган.  2009 елда кабат үзе белем алган В.Э.Мейерхольд үзәгенә әйләнеп кайткан, шәкертләренә биомеханика хикмәтләрен өйрәтергә керешкән.  Режиссер буларак, килешү төзеп, бу юнәлештә Россиянең төрле төбәкләрендәге театрлар белән эшчәнлек башлаган.  Архангельск, Кострома, Владимир, Липецк, Эстәрлетамак, Түбән Новгород, Улан-Удэ, Ижевск... шәһәрләренә барып чыккан.  Чакыру булгач, Әлмәткә дә юл ялгаган.  
 
- Әгәр нефтьчеләр башкаласына килмәсәм,  милли театрда эшләмәсәм, татар егете буларак күп нәрсәне югалтыр идем, - ди ачык йөзле Искәндәр.  – Катлаулы, җитди дөнья классикасын туган телебездә дөньяга чыгарабыз бит.  Әлмәттә эшләве рәхәт.  Урынсыз акыл сатучылар, тиешсез күрсәтмә бирүчеләр юк.  Үзем дә артистларның режиссерга катгый рәвештә буйсынуын таләп    итмим.  Артист – театрның детале түгел ул, ә бер өлеше.  Моны аңлау ягыннан Әлмәт Казаннан алдарак бара.  Әлеге тәҗрибәне башка театрларга да күчерү сорала.  Әгәр киләчәктә яшәп-эшләп калырга  теләсәк, уен кырын камилләштерергә кирәк. 
 
Камилләшүнең кайбер үрнәкләре Дания Гыймранова, Әнисә Таһирова, Фәридә Исмәгыйлева, Розалия Мөхәммәтҗанова чыгарган “Әлмәт Татар дәүләт драма театры” (Казан, 2014) китабы сәхифәләрендә тарих өчен теркәлгән дә инде. “Бәян ителә торган чорның төп катлаулылыгы – татар театрының милли үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, заманга аваздаш, ә бәлки, бераз алдан күрүчәнлек белән иҗат итүдер, – диелә анда.  – Театр коллективы, аның җитәкчелеге моны тоеп яши, яңа чишелешле, яңа эстетикалы, кызыклы форма һәм эчтәлеккә ия булган, фестивальләрдә катнашырдай әсәр тудыру хакында хыяллана.  Моның өчен, әлбәттә, сәхнәләштерердәй әсәр,  аны үзенчәлекле итеп өр-яңадан “укучы” режиссер, сценограф һәм башка белгечләр кирәк. 
 
Шундыйларның иң беренче булып “табылганы” – рәссам-сценограф Дмитрий Хильченко... Театрыбызның хыялына канат куя рәссам.  Үзенең таныш режиссеры, Уфада туып,  иҗат карьерасын башлаган, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта яшәүче Искәндәр Сакаев, аның кайчандыр “Чулпан” театрында М.Лермонтов әсәре буенча куйган “Гашыйк Кәриб” спектакле турында сөйли.  
 
И.Сакаев Әлмәткә  килә, актерлар белән беренче очрашуында ук Мейерхольд биомеханикасы буенча мастер-класс уздыра, булачак спектакль өчен аларны сайлап ала.  Менә шуннан башлана! Бу чорны театр үзе “Дөньяның дүрт ягы” проекты дип тә, эксперименталь постановкалар яки Сакаев чоры дип тә атый. 
 
2010 елның 3 маенда “Гашыйк Кәриб” спектакленең премьерасында тамашачы махсус мохиткә килеп керә: көнчыгыш стилендәге беләзекләр кия,  тәм-томын авыз итә һәм... сәхнәгә менеп, уенга корылган тамашаның бер өлешенә әверелә.  “Гашыйк Кәриб” – театрның дөнья гизгән визит карточкасы, труппага яңа сулыш өргән талисманы.  Бу спектакль белән дәрәҗәле фестивальләр тәмен татый театр”. 
 
Төгәлрәк итеп әйткәндә, Гөлнара Кәшипованың әдәби фаразлавында җырчы Кәрибнең Тифлистәге төрек бае кызы Майгөл-Маһирәгә гашыйк булуына, шушы җирлектә үрелгән мәхәббәт маҗараларына багышланган тамаша Казанда – “Һөнәр” яшь режиссура фестиваленең иң яхшы спектакленә (2010), “Нәүрүз” төрки халык­ара фестиваленең табышына (2011) әйләнә.  Татарстан чиген үтеп, башка сәхнәләргә күтәрелеп, Санкт-Петербургта – Бөтенроссия “Арлекин”, Балаковода – Россиянең кече шәһәрләре театрлары, Улан-Удэда “Алтан Сэргэ” фестивалендә (2011) таныла.  Республиканың “Тантана” театраль премиясенә (2012), Төркиянең Мәрмәрис шәһәре сәнгать фестивале бүләгенә (2013) лаек була.  Пензада – М.Ю.Лермонтовка багышланган “Маскерадъ” фестивалендә (2014) Искәндәр Сакаев “Иң яхшы режиссер”, артист Динар Хөснетдинов “Иң яхшы актер” дип табыла. Бер әсәр, күренгәнчә, еллар дәвамында, Әлмәтне һәм аның артистларын сәнгатьнең югары биеклегенә алып менә. 
 
Эзләнүчән И.Сакаев, театр җитәкчелеге фатихасын алып, Әлмәткә Македония башкаласы Скопье театры режиссеры Звездана Ангеловсканы да чакыр­ган.  Нәтиҗәдә нефтьчеләр башкаласында (2011 елның 1 апрелендә)  Карло Гоцциның “Болан-патша” трагикомедиясе Празат Исәнбәт тәрҗемәсендә, Әнисә Таһирова редакциясендә уйналган. 
 
“Мин татар театрын үз гомеремдә беренче тапкыр күрәм, - дигән Звездана.  – Бирегә килгәч, үземне дә татарга охшаттылар.  Бәлки, әбием Болгариядән булганга, татарлар белән охшашлыклар бардыр.  Мин үзебезнең театр белән дә охшашлыклар күрәм. Без күбрәк традицион спектакльгә күнеккәнбез.  Ә “Болан-патша”да даими үзгәреп торырга кирәк.  Бу әсәр белән Европа фестивалендә уңышлы чыгыш ясарга мөмкин”. 
 
Хәзергә “Болан-патша” белән Россия кече шәһәрләре театр­лары фестивалендә (2012) катнашырга насыйп булган.  Лидия Федосеева-Шукшина рәислегендәге абруйлы жюри тәкъдиме белән әлмәтлеләргә лауреат дипломы бирелгән. 
 
“Дөньяның дүрт ягы” проекты моның белән генә төгәлләнмәгән, билгеле.  Татарстан Театр әһелләре берлеге яңа спектакльләр өчен грантлар бүлеп бирә башлагач, Әлмәт театры конкурска Бертольт Брехтның “Туй” трагифарсын тәкъдим иткән.  Көтелгән ярдәм күрсәтелгәч,  Искәндәр Сакаев киңлекнең пластик чишелешен, сценографияне һәм музыкаль бизәлешне уйлап тапкан.  Текстның тәрҗемәчесе Фәридә Исмәгыйлева, үткәннәрне искә төшереп, бу уңайдан: “Искәндәр режиссер Мейерхольд системасы буенча эшләде, – диде.  – Аерым алганда, ул актерларның тышкы кыяфәтен образлар эчтәлеген ачуга юнәлтте, хәрәкәтләр төгәллегенә иреште. Пьеса Сакаев өчен спектакль материалы вазифасын үтәде.  “Мещан туе”ның исеме  “Туй”га калдырылуы да очраклылык булмады.  Искәндәр сатирасының уклары төрле якка очты”. 
 
Премьера 2013 елның 2 февралендә тәкъдим ителгән.  Искәндәр Сакаев, Әлмәт тарихында икенче тапкыр, тамашачыны кабат артистлар янәшәсенә – сәхнәгә алып менгән.  Аннары “Туй” республиканың “Тантана” бәйгесендә – “Актерлар ансамбле” һәм “Дебют” (Илсур Хәертдинов) төрләрендә җиңгән.  Самарада узган I “Театраль Идел” фестивалендә лауреат дипломы алган. 
 
И.Сакаев ел азагында “Ромео һәм Джульетта”  (У.Шекспир)  спектаклен дә шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәсендә, үз телебездә куяр­га җөрьәт иткән.  Ул, авторга кушылып: “Мәгънәсез дошманлык хөкем сөргән җирдә бәхеткә урын юк”, - дигән кисәтүен киң җәмәгатьчелеккә җиткергән.  Моның кайтавазы исә Самарада II “Театраль Идел” фестивалендә (2015) дә ишетелгән.  Яңадан  танылу килгән.  Инде менә, җаннарга кагылып, Б.Брехтның “Бистә фәрештәсе” тантана итә. 
 
Күренгәнчә, “Сакаев чоры” дип данланса да, сәхнәдә шаккатырлык тәҗрибәләр үткәрү вакыты әле 2010 елда гына башланган.  Санкт-Петербургта яшәүче режиссер тарафыннан Әлмәт театрында әлегә дөнья классикасыннан дүрт спектакль сәхнәләштерелгән. 
 
Инде тамашачылар арасында: “Сәхнәдән төшеп, Сакаевның хикмәтле тамашаларын кайчан залдагы йомшак кәнәфиләргә утырып карарбыз икән?” – дигән сүзләр ишетелә.  Ә режиссер, моңа җавап итеп: “Сәхнәдә район җитәкчеләренең күренүен теләгән идем, - диде.  – Тормыш кайнаган әлеге сихри почмак төзекләндерүгә мохтаҗ бит. Әгәр җитәкчеләр соры диварларны, тонык утларны, шадраланган идән тигезсезлеген якыннан күрсә, яңарыш озак көттермәс кебек”.  
 
Шулай ук: “Сакаев чорына караган дөнья классикасын Казан театрларының берсендә тулаем күрсәтеп булмасмы икән?” – дигән тәкъдим дә колакка керде.  
 
Киләчәккә планнар белән кызыксынучылар исә: “Искәндәр әфәнде тиздән нинди пьесаны сәхнәләштерәчәк?” – дип сорады.  Директор Фәридә Исмәгыйлева бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде:
 
- Драматурглар татар халкының бөек милләт икәнен искә төшерә дә, нигәдер бүгенгене оныта, иртәгәсе көнне кайгырт­мый.  Пьесага бәяне: “Әйбәт, күңелле, елата”, - дигән сүзләр белән генә бирәләр.  Ә безгә бер уч кеше өчен генә язылган әсәрләр кирәкми.  Бүгенге көндә татарны дөньяга танытучы, милләткә хезмәт итүче, фестивальләрдә җиңү китерүче спектакльләргә мохтаҗлык зур.  
 
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ. 
Әлмәт.
 
.Фотографияләр Әлмәт театрының архивыннан алынды.  
 

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Экскурсоводы из Архангельска знакомят посетителей выставки «Россия» с достижениями регионов страны



Мир

6 городов России, где можно увидеть белые ночи кроме Санкт-Петербурга




Українські новини

Депутат Миколаївської облради Кормишкін вперше опублікував своє весільне фото



Новости 24 часа

Миллионы — в хлам. Мажоры и блогеры разбивают в Москве дорогущие машины



Game News

Гайд по фарму золота в Solo Leveling: Arise



Архангельск

Стало известно, когда в Архангельске отключат уличное освещение



News Every Day

Tom Aspinall says UFC 304 start time is ‘awful’ and should be changed as Brit provides update on next opponent



Происшествия

Саратовский парапланерист разбился в горах Карачаево-Черкессии



Архангельск

В мае планируется провести 24 выезда в «Социального десанта» в районы Архангельской области



Валерий Гергиев

Во Владимире прозвучал симфонический оркестр Мариинского и Большого театров под руководством Валерия Гергиева



Архангельск

Команда «Сириус» – победитель чемпионата Архангельской области по мини-хоккею с мячом



Андрей Рублёв

Рублёв: быстрая победа над Грикспором связана с тем, что хотел быстрее уйти с корта



Архангельск

В Поморье тестируют робота для проверки внутреннего состояния труб



Зенит

Овчинников: «Зенит» психологически не готов драться за титул РПЛ



Симферополь

Керченские юные подводники показали отличные результаты на Республиканских соревнованиях



Архангельск

Архангельские тяжелоатлеты успешно выступили на зональных соревнованиях



Архангельская область

Александр Цыбульский поздравил жителей Поморья с народным Первомаем



Москва

Первый в России электромобиль Tesla Cybertruck заметили на Москве



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Архангельска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Архангельска или других населённых пунктов Архангельской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Архангельске можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Архангельске и Архангельской области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Архангельска и Архангельской области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Архангельска — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Архангельской области
Архангельская область

Первый экосубботник Всероссийской акции «Зеленая весна-2024» пройдет 3 мая





Путин в Архангельской области
Москва

Президент России Владимир Путин подтвердил проведение XVI Международного военно-музыкального фестиваля «Спасская башня»


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил о желании построить в Белоруссии вторую АЭС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Цинизм зашкалил: Елена Зеленская повеселилась в Киеве с герцогиней Эдинбургской


Навальный в Архангельской области


Здоровье в Архангельской области


Частные объявления в Архангельске, в Архангельской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Брановицкий

Выездной Фотограф для всех желающих, ну и конечно Артистов и Музыкантов.



Архангельск

Российские регионы расширили льготы для семей с детьми

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net