Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Конституциягә төзәтмәләр буенча үз тавышын бирде
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көнендә сайлау участогына килде. Бу хакта «Альметьевск 24» хәбәр итә. Сайлау участогына ул хатыны Айгөл Әхмәтҗанова белән килде. «Беренчедән, мин гомумән сайлауларга үзем йөрергә яратам. Икенчедән, без бу илдә яшибез, безнең патриотик, гражданлык бурычыбыз бар», — диде Фәһим хәзрәт. Һәр гражданин үз иле турында кайгыртырга тиеш. Дәүләт, гаилә һәм җәмгыять каршында җаваплы булу — бик мөһим, дип саный Әлмәт районы имам-мөхтәсибе.