Минзәлә мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь сменасы ачылачак
1 нче августтан - 14 нче августка кадәр 7 яшьтән алып 14 яшькә хәтле малайлар һәм кызлар Минзәлә мәчетендә үткәреләчәк балаларның җәйге ялына һәм дини-тәрбия дәресләренә чакырылалар. Әлеге ял дәвамында балаларга Ислам дине нигезләре, Корьән сурәләре, догалар өйрәтеләчәк, вәгазьләр сөйләнәчәк, шулай ук мавыктыргыч уеннар, викториналар үткәреләчәк. Алдан язылып кую каралган, моның өчен мәчеткә килеп (Ленин ур. 61 нче йорт) баланың туу турында таныклыгының ксерокопиясен һәм әти яки әни тарафыннан гариза язып калдыру кирәк була.
Көн тәртибе түбәндәгечә:
9:00 - балаларны каршы алу;
9:30 - беренче дәрес;
10:15 - тәнәфес;
10:30 - икенче дәрес;
11:15 - тәнәфес, төшке аш;
11:45 - өйлә (зухр) намазына әзерләнү;
12:00 - өйлә намазы;
12:30 - уеннар, бәйгеләр;
14:00 - ял, чәй эчү;
14:30 - үткәннәрне кабатлау, ныгыту;
15:00 - балаларны озату.
Мөмкинчелекне кулдан ычкындырмасак иде, чөнки балаларыбызга дини тәрбия бирү бик мөһим. Балаларыбыз безнең һәм иң беренче чиратта әти-әнинең киләчәге, өмете. Балаларыбыз динле, тәрбияле булса безнең һәм әти-әниләрнең дә киләчәге, картлыгы тынычлыкта, иминлектә булыр. Әбү Һурайра (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһнын салаваты һәм сәләме булсын) сузләрен тапшырып болай дигән: "Ахирәткә күчкәннән соң (үлгәннән соң) бер кешенең дәрәҗәсе күтәрелер (җәннәттә) һәм ул кеше гаҗәпләнеп сорар: "Әй Раббым! Кайдан бу, ни өчен бу?" Аңа җавап итеп болай диелер : дөньяда калган балаң синең өчен Аллаһка дога кылды, гафу итүне сорады!"(Ибн Мәҗәһ).
Шулай ук Пәйгамбәребез узенең сәхәбәләренә "садакатуль җәрия" (бетми, өзелми торган садака, савап) турында сөйләгәндә, динле, тәрбияле балаларны да искә алды. Ягъни, әти-әни үзенең баласына дин нигезләрен җиткерә ала икән, яки моның өчен сәбәп кыла икән, үзе вафат булганнан соң да дөньяда калган баласы намаз, Корьән укыган саен, дога кылган саен аңа савап килеп тора.
Белешмәләр өчен телефоннар: 3-21-54 (мәчет),8 917 223 43 79.