Әгерҗелеләргә - бушлай юридик ярдәм
24 июнь – бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне. “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе бу көнне юристлар белән бергә халыкны кабул итү оештыра.
Район хакимиятенең 24нче кабинетында 10-12 сәгатьләрдә адвокатлар, 14-16 сәгатьләрдә прокуратура вәкилләре, үз офисларында 13-15 сәгатьләрдә суд приставлары, 8-10 сәгатьләрдә нотариуслар Кристина Берестова (телефон: 25066), 8-11 сәгатьләрдә Людмила Кузикова (22912) кабул итәләр. Алдан язылу өчен телефон: 24255.