Другие новости Алдана и Якутии на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Баграж һәм аның кешеләре

Баграж һәм аның кешеләре

Урта Баграж якларына килеп чыксагыз, Нина түти янына керми китмәгез, дип, байтактан әйтеп киләләр иде. Бу юлысында, төбәп, Нина түтиләргә киттек. Нәрсә белән шаккаттырыр – әлегә табышмак. Бәйли, чигә, диделәр – калганы – күрешкәч беленер.

Баграж урамнары киң икән

Баграж авылы җирлеге башлыгы Григорий Минеев безне Нина түтиләргә үзе озата барды. Матур гына авыл урамы. Башка керәшен авылларындагы кебек, заманча, шәп итеп төзелгән йортлар арасында, бер якка кыегаеп, хуҗасыз калганлыкларын искәртеп утыручылары да, ныклы каралты-кура янәшәсендә, менә җимереләм, менә җимереләм, дип торганнары да очрый. Төзекләре, каралганнары – күбрәк – шунысы сөендерә.

Урта Багражлылар юл юк, ут юк, су юк, дип зарлана алмыйлар – боларның барысы да – тәртиптә. Григорий Минеевны авыл җирлеге җитәкчесе итеп, моннан өч ел элек сайлаганнар. Бу камытны киюенә өч кенә ел узса да, ул тормышын гомере буе авыл белән бәйләгән егет. Инженер-механик та булган. Газлаштыру проектлары чыккач, яңа һөнәр – газ кертүче һөнәрен үзләштереп, йортларны газлы итүдә эшләгән. Озак еллар бригадир хезмәтен башкарган. Менә инде соңгы елларда авыл җирлеген җитәкли икән. Зарланучылар нәселеннән түгел Григорий: тегеләй итеп сорасак та, болай итеп карасак та, авызыннан бер генә зарлану сүзе дә чыкмады. Югыйсә, авыл җирлегендә чишеләсе мәсьәләләр баштан ашкан була.

Эшләргә теләгән кешегә монда эш җитәрлек. 3 авылны – Югары һәм Урта Багражны, Сарсаз-Баграж авылларын берләштергән “Үрнәк“ подразделениесе (“Восток“ җәмгыятенә карый) эшләп килә. Фермаларда тана, үгез асрыйлар. Баш саны – мең тирәсе икән. Аена ике тапкыр хезмәт хакы түлиләр, бер көнгә дә соңартканнары юк, ди. Шәһәр кешеләренә бу турыда хыялланырга гына кала. Хәер, авылга кайтучылар да бар икән анысы. Тик андыйларның күбесе – пенсия яшендәгеләр. Мал асрыйм, дисәң, билдән печәне үсә, чабып-җыеп, тюгы белән китереп бирәләр. Тик күпләрнең инде терлек асрап азапланасылары килми, шәһәрчә яшәргә өйрәнгәннәр. Магазиннан сатып алу очсызгарак төшә, диләр. Шуңа, авылда савым сыерлар биш кенә хуҗалыкта калган.

Менә кем икән ул Нина түти

Нина түтиләр өенә җиттек. Ире ягыннан фамилиясе - Гыйззәтуллина, кыз чагыныкы – Архипова икән. Өйгә узганчы ук, борынга яңа пешкән икмәк исе килеп бәрелде. Ул исне язып кына аңлатып бирерлек түгел. Ишектә, балкып, йортның хуҗасы үзе дә күренде. 87 яшьлек дип әйткәннәр иде, кая ди ул – кызлар сыман әле. Ипине дә көн саен үзе сала икән. Ипи янына бер-ике дурычмагын да тыга. Пешкән ризыклары - ашап туйгысыз.

Стеналарга рамка эченә урнаштырылган чигү үрнәкләре эленгән. Рәсемнәрнең ниндиләре генә юк монда! Парлы аккошлар да, парлы күгәрченнәр, торналар да, роза гөлләре, анюткины глазки кебек чәчәкләр дә, икона итеп куярга төрле изгеләрнең төсләре дә... Үрнәкләрен кайчандыр художник булып эшләгән ире – Авзал абый ясап калдырган. Биеменнән күчергәннәре дә бар, үзе уйлаганнары да байтак. Кечкенә чагыннан ук чигәргә әвәс була ул. Әнисе – Сарсаз авылы кызы – Сатый Кәтернәсе җон җепләрен манып бирә. Сүтелгән капчыкларга рәсемнәр төшереп, Нина түти алардан чып-чын сәнгать әсәрләре чыгара. Ул чиккән әйберләр Зәй районында оештырылган күп күргәзмәләрдә катнаша. Без килгәндә дә, байтак эшләре өйдә түгел – алып кителгән иде.

Нина түти, шактый гомерен Ташкент якларында үткәреп, киредән туган авылына кайткан кеше. Җир тетрәүне дә үз күзләре белән күрә, авырлыкларны бергә күтәрешә. Инде тормышлар рәтләнде, әйбәт кенә яшибез, дигәндә, ирен югалта. Ул хәсрәттән айнып килгәндә, перестройка шаукымы чыгып, тормышлар бөтенләй бутала. Анда яшәргә җай калмый. Тиз генә төянеп, яраткан иренең гәүдәсен мәңгегә Үзбәкстан җирендә калдырып, Урта Багражга кайтып төшәләр. Язмыш алдан белгертеп куйган, диярсең. Авылга бер кайтуында, Нина түти ерак кардәшләренең йортын ала. Кардәшләр дигәне – язучы Гурий Тавлиновлар була. Бертуган энеләре Иван дәдәй Тавлинов үлгәч, нигез хуҗалы булсын, дип, өйне Нина түтигә бирәләр (Гурий Иванович белән Нина түтинең әбиләре бертуган). Балалар, оныклар бергә җыйнаулашып, менә шул нигезгә кайтып төпләнәләр. Монда кайтуларына да егерме ел узган инде. Әле ул хәлләр кичә генә булган кебек, дип искә ала Нина түти.

Тавлиновлар

Инде бу сөйләшүләр кайчандыр Гурий Тавлинов яшәгән йортта баргач, Нина түтидән язучы турында да сөйләттерәсе килә.

Архиповлар семьясында бер малай (Питер исемле), биш кыз үсә. Гурий Тавлинов Нина түтинең Питер дәдәсе белән дус була. Ике дусның арасын суыткан бер истәлекне дә сөйләп алды ул.

Ул чорларда авылларга уполномоченный җибәрәләр. Җитәкчеләрнең дә, колхозчыларның да һәр адымын тикшереп торырга. Бер чакны Нина түтинең дәдәсенә өйдәгеләр постау пәлтә тегеп бирәләр. Алдан килгән уполномоченныйның өстендә дә нәкъ шундый постау пәлтә була. Яңа пәлтә куанычы белән бүлешергә кергәч, Гурий, Питергә карап: “ Бәрәч, син тач “бәла“ уполномоченный булгансың бит“, - ди ( кешегә гел бәла китергәч, “түрә“не авылда шулай атыйлар). Шуннан Питергә әлеге кушамат бөтенләйгә ябышып кала – “Бәла Питере“ диләр үзен.

Тавлиновлар авылда иң укымышлы семья була. Әтиләре – Иван дәдәйне, нәхак бәла ягып, кулга алалар. Бераздан суд булып, атып үтерәләр. Гаебе юк икәне соңыннан беленә беленүен, тик инде ул хатаны берничек тә төзәтеп булмый. Тормышлары бик авыр булса да, Марҗый түти балаларын белемле итәргә тырыша. Үзе дә үзлегеннән күп укый, киңәш сорап килүчеләрне беркайчан да кире бормый. Иренә бәла ягучылар авылдашлары булса да, беркайчан да аларга ачу сакламый. Үлеләр өстендә укырга да аны чакыралар. Гомумән, Тавлиновларның барысы да әйбәт кешеләр булды, дип, хәтерендәге истәлекләрен барлады Нина түти.

Нигез саклау

Архиповларда бер малай, биш кыз үскәнен алда әйтеп узган идек. Питер дәдәләренең генә гомере кыска була – пенсиягә дә чыгарга өлгермичә, китеп бара. Ә менә “кызларның“ барысы да исән әле. Өлкәннәре – Начтук түти 92 сен тутырган. Калганнары – аның артыннан куа. Аларның өчесе туган авылларында яши. Барысы да тәртиплеләр, бер-берләренә терәк, таяныч булып гомер кичерәләр. Хезмәтләрен шушы авылга багышлаганнар.

Нина түти безне капка төбенә чыгып озатып калды. Гурий Тавлинның туган нигезеннән. Балалары белән бергә иске йортны сүтеп, яңасын күтәрергә дә исәпләре булган. Тик әллә нәрсә итәктән тартты, ди Нина түти. Өйнең бер ягына пристрой ясап, җәйгелеккә зурайтканнар, ә төп өлешен шул килеш калдырганнар. Хәтер бит ул, күпме истәлекләрне саклый, язмыш мине юкка гына бу йортка китереп утыртмагандыр, ди нигез хуҗасы. Их менә шушы өйнең бер почмагына: “Бу йортта язучы Гурий Иванович Тавлинов яшәде“, - дигән истәлек язуы кадакларга иде, дип тә хыяллана үзе. Килгән-киткән белсен, исенә төшерсен иде. Әле бит ул йорт Гурийның әтисе – нәхакка рәнҗетелеп, гомере өзелгән Иван дәдәй турында да күпме хәтирә саклый. Бу турыда да онытмаска тиеш кешеләр. Хаталар турында онытырга ярамый – яңадан аларны кабатламас өчен. Менә шулай уйлый Урта Баграж авылының иң хөрмәтле кешеләреннән берсе - Нина Львовна Гыйззәтуллина.

 

 

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о повышении экологического статуса целлюлозно-бумажных технологий в России



Мир

Дары природы в Hilton Seychelles Labriz Resort & Spa




Українські новини

ОіБ - охорона і безпека: замовляй охорону в Харькові



Новости 24 часа

Команда Центрального округа Росгвардии стала призером на чемпионате по пожарно-спасательному спорту в Москве (видео)



Game News

Четвёртое дополнение Age of Wonders 4: Eldritch Realms завершит первый цикл поддержки игры



Алдан

В Якутии острый дефицит врачей. В 1500 медиках нуждаются в улусах и промышленных городах



News Every Day

Brentford B and Tiverton Town Friendlies Announced



Интернет

ALMI Partner и «Даком М» будут совместно развивать и продвигать отечественные ИТ-решения



Алдан

Трое погибли в утреннем ДТП на трассе А-360 Лена в Якутии



Джиган

Джиган о съемках в шоу «Выжить в Дубае»: «Когда голоден, ты автоматически злой»



Алдан

С 1 июня трансфер пассажиров поезда будет выполняться на теплоходе «В. Рукавишников»



Уимблдон

Надаль пропустит Уимблдон из-за желания сыграть на Олимпиаде



Якутск

В Якутске продолжается выдача стартовых пакетов и регистрация на забег «Зеленый марафон»



ЦСКА

ЦСКА разорвал дистанцию // Армейцы увеличили преимущество в финальной серии Единой лиги ВТБ



Симферополь

Портативный сканер штрих-кодов Heroje H133U на базе CMOS-матрицы



Алдан

Жители Алдана доверяют потомственному ремесленнику Олегу Олесову



Якутия

Глава Якутии поручил направить дополнительные силы на тушение лесных пожаров



Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» легально изготавливает армии и спецслужбы. 6 серия. СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Алдана — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Алдана или других населённых пунктов Якутии мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Алдане можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Алдане и Якутии






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Алдана и Якутии. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Алдана — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Якутии
Якутия

В Якутии за прошедшие сутки ликвидировано два лесных пожара и один ландшафтный





Путин в Якутии
Якутия

Герой России Игорь Юргин прошел отбор в президентскую программу «Время героев»


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Путин и Лукашенко обсудили парад в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

НАТО оказалась не готова к войне с Россией. Тайное соглашение США и Киева: Враг нацелился на Белгород - источники


Навальный в Якутии


Здоровье в Якутии


Частные объявления в Алдане, в Якутии и в России






Загрузка...

Загрузка...



Стас Пьеха

«Я полностью переосмыслил жизнь». Стас Пьеха поделился сокровенным



Алдан

Какое якутское лето без стрижей — эти птицы оккупируют весь город. Чем Якутск их так привлекает?

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net