Бер батырлык тарихы
22 гыйнварда Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янында «Батырлык гасырларда яшәр» дигән якташыбыз гвардия өлкән лейтенанты Валерий Викторович Пучининның Чечнядагы бәрелешләрдә һәлак булган көненә багышланган митинг үткәрделәр. Анда «Лебедушка» балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балалар, урта мәктәп укучылары, авылның инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, «Ватан» патриотик тәрбия клубы әгъзалары катнашты.
Митингта Кнәз авыл җирлегенең сугышчан хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Фәнис Хаҗиев, Чечня вакыйгаларында катнашкан Михаил Жилин, Кнәз урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Терещенкова чыгыш ясады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Валерий Пучининның батырлыгы турында сөйләделәр, лаеклы, батыр ул үстергән өчен аның әнисе Елена Алексеевнага рәхмәтләрен җиткерделәр. Елена Алексеевна улын зурлап еш искә алганнары, менә шундый патриотик тәрбия алып барганнары өчен мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте.
Шатлыклар булса да, кайгылар килсә дә гомер елгасы ага да ага. Ә еллар агышында кадерле хатирәләр, кылган гамәлләр, онытылмас вакыйгалар алтын утрау булып калкып кала, яши, онытылмый.
Хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган авылдашыбыз Валерий Пучининның табутта кайтуына, барыбыз җыелышып, аны туган-үскән җире куенына тапшыруыбызга былтыр ун ел тулды. Исән булса, әле яңа 36 яшь кенә тулган булыр иде... Батырлыкның гомере озын була, диләр. Онытмыйбыз, аны һәм кайнар нокталарда башларын салган сугышчан егетләребезне искә алу чараларын үткәреп торабыз. 2013 елның февралендә «Татарстан» совхозы поселогында батыр егетләребез хөрмәтенә һәйкәл куелды. Бу вакыйганы зурлап үткәрдек. 2014 елның җәендә Валерий Пучинин яшәгән йортка, тантаналы шартларда, мемориаль такта куелды.
Валерий – Елена Алексеевна белән Виктор Федорович Пучининнар гаиләсендә икенче бала булып дөнгьяга килә. Җиде яше тулгач, Кнәз урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Киң күңелле, максатчан, ногыт чикләвегедәй тере малай була ул, яшьтәшләре белән яратып аралаша. Сыйныф җитәкчесе Валентина Сафина укучысы турында һәрвакыт яратып, сагынып сөйли: «Әйбәт укыды. Тугызынчыны «4» һәм «5»ле билгеләренә генә тәмамлады, – дип искә ала ул. – Тырыш, кызыксынучан укучы иде. Ачык йөзле, хәрәкәтчән, әйткән сүзендә нык тора, дуслыкның кадерен белә. Шуңадырмы, ниндидер үзенә тарту көче бар иде аның. Дуслары күп булды. Физик чыныккан, спортчы егет иде. Еш кына район ярышларында катнашты, призлар, Мактау кәгазьләре алды. Ватанга хезмәт итү теләге зур булды. Бу омтылыш бәлки нәселдән килгәндер аңа. Карт бабалары хәрбиләр булган, бабасы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Валерий тугызынчыны тәмамлаганнан соң Чаллыдагы «Калкан» дигән милиция лицеена укырга китте. Аннары Казан хәрби артиллерия университеты курсанты булды».
2003 елның сентябреннән 2005 елның гыйнварына кадәр Валерий Пучинин Чечня Республикасында террорчылыкка каршы операцияләрдә катнаша. Законсыз оешкан формированиеләргә каршы хәрәкәтләрдә ул акыллы карарлар кабул итә белүе, кыюлыгы һәм батырлыгы белән аерылып тора.
2004 елның ноябрендә өлкән лейтенант В. Пучинин хәрби камендатураның разведка-эзләнү командасына билгеләнә. Аңа Хочи-Ара халык яшәү пунктының төньяк– көнчыгыш ягын блокадалау һәм паспорт режимын тикшерү вакытында банда формированиеләренә чигенү мөмкинлеген булдырмау заданиесе бирелә.
29 ноябрь иртәсендә разведка авылдан 800 метрлап төньяккарак ташландык сарайлар тирәсендә 6-7 кешедән торган төркемне күреп ала. Командага бандитларны эзәрлекләргә һәм тар-мар китерергә боерык бирелә. Боевиклар, сугыша-сугыша чигенеп, сарайга барып җитәләр һәм оборона тоталар. Өлкән лейтенант В. Пучинин хәлне бик тиз чамалап ала һәм фугас снарядлар белән атарга ярамаганын белеп, төгәл юнәлешле «Краснополь» снарядын кулланырга карар итә. Күзәтү өчен уңайлы урын сайлап, рядовой В. Путкарадзе белән бергә араны дөрес чамалап, идарә ителә торган снарядны төбәп аталар һәм боевиклар тар-мар ителә.
2004 елның 21 ноябреннән 2005 елның 22 гыйнварына кадәр өлкән лейтенант бандитларның 9 ут ноктасын тар-мар китерә.
2005 елның 22 гыйнвар иртәсендә үзйөрешле артиллерия батареясын боевиклар утка тота. Хезмәт итүчеләр составын һәм техниканы югалтуга юл куймас өчен өлкән лейтенант В. Пучинин, кече сержант А. Тиров, кече сержант Т. Төхвәтуллин, рядовой И. Алгин, рядовой Р. Буталибов белән бергә, батареяны туры төзәп атуга көйләп, дошман өстенә юнәлдерәләр. Алдан баручы офицер боевикларның засадасын күреп ала, хезмәт итүчеләр составына батарея позициясенә чигенергә боера, батареяга цель буенча мәгълүматлар бирә, аннары үзе автоматтан ут ача. Дошман уты астында чигенгәндә Пучинин шартлаткычка эләгә. Аркасы, аягы каты яралана. Яраларыннан кан агып торган хәлдә офицер автомат уты белән дошманны эзәрлекләвен дәвам итә. Ул арада О. Шабаев батареясы ярдәмгә килә, дошманны тарата. Тик батыр офицерны коткара алмыйлар. Валерий Пучинин хәрби бурычын ахыргача үтәп, һәлак була. Үлгәннән соң Валерий Викторович Пучинин «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
Тамара Тузеева,
Кнәз мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.