Казанда 100 ел элек чыккан рекламалар күргәзмәсе ачыла
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 22-28 ноябрь көннәрендә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уникаль, тарихи реклама үрнәкләре белән танышып булачак.
Биредә «Казан губерниясеннән алып НЭПка кадәрге реклама» күргәзмәсе эшләячәк. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«100 ел элек үк эшмәкәрләр халыкны кызыксындыру өчен төрле акцияләр уздырган. Моның турында күбрәк беләсегез килсә, сезне 22 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә туган якны өйрәнүче Эдуард Хәйруллинның лекциясенә чакырабыз», диелә хәбәрдә.
Алдан биредә: nbrt.timepad.ru/event/1818403/ теркәлү кирәк.