Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазанов вафат
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Ингушетия мөфтие Абдурахман Мартазанов вафат булды. Алдан алынган тест мөфтидә коронавирус авыруы булуын раслады. Бу хакта РИА Новости төбәк сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, республика мөфтие коронавирус йоктыру шиге белән хастаханәгә китерелгән. Аның хәле авыр иде. Мөфти кислород аппаратына тоташтырылган булган.
«Кызганычка каршы, мөфти бүген көндез вафат булды. Ул кичә хастаханәгә китерелде, һәм анализлар мөфтидә коронавирус авыруы булуын раслады», — дип сөйләде агентлыкның әңгәмәдәше.
Ул мөфтигә 64 яшь булуын искәртте.
- Абдурахманов Мартазанов 2019 елның июлендә биш елга Ингушетия Мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие итеп сайлана. Моңа кадәр ул 20 ел дәвамында республика кадые булды.