Татарстан Төзелеш министрлыгы бөтенроссия гражданнарны кабул итү көненә кушылачак
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы гражданнарны гомумроссия кабул итү көнен уздыруда катнашачак. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.
<~>Бөтен ил буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны кабул итү Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча алып барылачак.
<~>Чара 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ул Казан, Дзержинский ур., 10нчы йорт адресы буенча урнашкан министрлык бинасында оештырылачак.
<~>Кабул итүгә алдан 8 (843) 231-14-10 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин. «Алдан язылу мәҗбүри түгел», — диделәр ТР Төзелеш министрлыгында.
<~>