«Ул бит эт үтермәгән! Ничек кичерергә?!» Төлке дип кеше үтерү буенча суд утырышы узды
Авылга төлкеләр килә, кош-кортларга тия дип, Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗановка берничә мәртәбә зарланганнар. Шуннан 7 декабрь көнне кич белән эштән кайтып, ике көпшәле унике калибрлы ау мылтыгын ала да ярдәмгә китә ул. Авыл җирлеге башлыгы һәм ирле-хатынлы Вәлиуллиннар бакчада качып торып, төлкене атарга ниятлиләр. Фидәил Нигъмәтҗанов төлке күзе дип, тоныграк кына ут ялтыраган якка таба ике тапкыр аткан. Ә ул маңгаена фонарь куйган Диләрә булып чыккан. Фаҗига турында тулырак декабрь аенда язган идек. Читать дальше...