Путин ата-анасы алимент түләмәгән балаларга ярдәм итәргә өндәде
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 1 августка кадәр хөкүмәткә ата-анасы алимент түләмәгән балаларга адреслы ярдәм буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу турыда Кремль сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Алдан биргән йөкләмәләрне исәпкә алып, ата-анасы алимент түләмәгән балаларга адреслы ярдәм буенча тәкъдимнәр әзерләргә, шул ук вакытта алимент түләргә тиешле һәм тулы күләмдә түләмәгән кешеләргә административ һәм җинаять җаваплылыгы чаралары сакланырга тиеш», диелгән хәбәрдә. Читать дальше...