ТР Президентын сайлау бюллетеньнәре 10 сентябрьдән дә калмыйча участокларга керәчәк
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президентын сайлау өчен бюллетеньнәр 2020 елның 10 сентябреннән дә соңга калмыйча сайлау участокларына китереләчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында хәбәр итте. «ТР Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәр әзерли һәм аларны бүлү нигезендә территориаль сайлау комиссияләренә тапшыра. Территориаль комиссияләр, тавыш бирүгә кадәр бер көн алдан, һәр бюллетеньне алдан исәпләп, участок сайлау комиссияләренә тапшыра. Читать дальше...