Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы пәһлеваннар җыйды
Районыбыз авылларында шаулап-гөрләп Сабантуйлар узды.
Аларның һәрберсе үзенә генә хас төсмерләре, аһәңнәре белән райондашлар күңелендә озак сакланыр әле. Берәүләрнең җыенына Казан әртистләре килгәннәр, мәшләклеләр Төркиядән хәтле җырчы кыз чакырту җаен тапканнар, әнәтерә. Ә Күгәрчен Сабантуе көрәше белән хәтерләргә уелыр әлбәттә. Алты(!) спорт остасы алышты Күгәрчен мәйданында. Исемнәрен атаганда ук сулыш кысыла, билләһи. Яшел Үзән пәһлеваны Фирдус Зәйнуллин, Питрәч батыры Фәргать Фәйзуллин... Читать дальше...