Кыят күперенә дә су менде (+фото)
Бүген иртә белән Зөя елгасы аша салынган Кыят авылы янындагы күпер өстендә су биш сантиметрга күтәрелде. Әлегә аның аша транспорт хәрәкәте туктатылмады. Коткаручылар аны тәүлек дәвамында контрольдә тоталар, “Волгадорстрой” хезмәткәрләре күпергә агып килгән чүп-чарны чистартып торалар. Су күтәрелү дәвам иткәндә беренче чиратта җиңел автомобильлә күпер аша җибәрелмәячәкләр. Алдан хәбәр иткәнебезчә, Килдураз авылы янындагы күпер аша бары йөк автомобильләре, тракторлар хәрәкәте генә рөхсәт ителә.