Другие новости Ульяновска и Ульяновской области на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Апас юлындагы коточкыч авария шаһиты: «Әтиләре «улым, тор, кызым, уян» дип өзгәләнде...»

10 август кичендә Казан – Ульяновск юлында, Апас районы Шонгат авылы янында коточкыч юл фаҗигасе була. Аның нәтиҗәсендә әби-бабаларында кунак булып, өйләренә кайтып баручы ике сабый – Иделия белән Рамазан өчен кояш мәңгегә сүнде… Аларның якыннарына хәзер мәңге төзәлмәслек йөрәк җәрәхәте белән яңадан яшәргә өйрәнәсе…

Якшәмбе киче, трассада хәрәкәт бик күп, яллардан соң кем шәһәргә ашкына, кем – авылга. «Хюндай Солярис» машинасының 42 яшьлек йөртүчесе «Рено Аркана» автомобилен уң яктан узып китәргә була. Үз полосасына кайтам дигәндә, идарәне югалтып, каршы як полосага очып чыга. Бу вакытта әлеге полосадан баручы «Хонда Цивик» автомобиленә бәрелә. «Хонда Цивик» әйләнә һәм аңа арттан баручы «Лада» машинасы килеп керә.

«Хонда Цивик» машинасында абыйлы-энеле Раил һәм Рамил Ибраһимовлар һәм Раилнең улы белән кызы була. Кызганычка, икеләтә бәрелүдән соң тимер өеменә әверелгән «Хонда Цивик»ның пассажирлары – Рамазан һәм Иделиянең гомерен саклап кала алмыйлар. Рамазан – фаҗига урынында ук, ә Иделия «ашыгыч ярдәм» машинасында һәлак була. Әтиләре Раил һәм аның энесен, руль артындагы Рамилне, авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.

Авария китереп чыгаруда гаепле дип шикләнелүче «Хюндай Солярис» йөртүчесе дә хастаханәдә.

Балалар үлеменә китергән фаҗига турында «Интертат» шаһитлар һәм һәлак булган балаларның бабалары Равил Ибраһимов белән сөйләште.

«Ике баламның берсе дә юк бит, ичмасам…»

Бертуган Рамил һәм Раил Ибраһимовлар – тумышлары белән Тәтеш районы Бакырчы авылыннан. Рамил Казанда яши, ә Раил гаиләсе белән Арчада гомер кичерә.

Раил дә, аның тормышы иптәше Алия дә игелекле һөнәр ияләре – табиблар, Арчадан Балтач хастаханәсенә йөреп эшлиләр. Алия – дерматолог, ә Раил – теш табибы. Аларның уллары Рамазан быел Арчаның 6 нчы мәктәбендә 4 нче сыйныфны, ә Иделия – 5нче сыйныфны тәмамлаган. Балалар каникулларда авылга, әби-бабалары – Равил абый белән Зөмәрә апа янына бик еш кайтып йөргән.

Бу юлы да балаларның авылда кунак булып, әбиләренең тәмле ризыклары белән сыйланганнан соң, Арчага китеп барышлары булган. Чөнки 22 август көнне Иделиянең туган көне, исән булса, кызчыкка 12 яшь тулыр иде. Гаилә ялга очарга җыенган, кызлары өчен истәлекле көнне бергәләп билгеләп үтәргә теләгәннәр. Әмма аларга бу бәхетле көннәрне кичерергә, Арчага кайтып, әниләре белән күрешергә дә язмаган… Бу хакта безгә, күз яшьләре аша, Иделия белән Рамазанның бабалары Равил абый Ибраһимов сөйләде.

Балаларны авылга әти-әниләре икесе бергә кайтарган иде. Алырга дип, әтиләре икенче улыбыз Рамил белән кайтты. Раил – Арчада, Рамил Казанда торгач, еш кына шулай икесе бергә йөрделәр. Тормыш булгач, җайлары төрлечә туры килә бит. Киленебез дә табибә, дежур вакытлары да була.

Балалар якшәмбе көнне кичкә таба гына юлга җыендылар. Башка вакытларда да: «Машина әзәя төшсен», – дип, соң гына китә торганнар иде. Нәрсә дип әйтергә дә белмим, язмышлары шулай язылган булдымы икән…

Иделия белән Рамазан рәхәтләнеп авылда тордылар. Алар үзара да бик дус булды, яшь аермалары 1 яшь тә 2 ай гына булгач, игезәкләр кебек үстеләр. Икесе дә бер мәктәптә укыды. Рамазаныбыз да, Иделия дә тәртипле, акыллы иделәр. Авылны яраттылар. Рамазан авылга аеруча да яратып кайтып йөрде. Хайваннар яныннан китмәде, песиләр, сыерлар, бозаулар белән мәш килә иде.

Фото: © «Арча хәбәрләре» сайтыннан

Һәм менә, бер мизгелдә оныкларыбызның икесе дә юк булды… Рамазаныбыз авария урынында ук үлгән... Иделияне хастаханәгә алып барып җиткерә алмаганнар. Икесен дә кичә Арчада җирләп кайттык, – ди Равил абый.

Бабалары сүзләренчә, балаларны озатырга килгән халык Арча урамнарына сыймаган. «Хушлашырга килгән халык Сабантуй кебек булды. Балтачтан, Тәтештән, Арчадан җыелышып килгәннәр. Арча мәктәпләреннән балалар агылды… Рамазан, бик яратып, хоккей белән шөгыльләнде. Андагы дус-ишләре команда формасын киеп килгәннәр иде. Тезелешеп басып озатып калдылар үзләрен…» – ди Равил абый.

Раил белән Рамилгә дә бик зур зыян килгән. Күп кан югалткан абый белән энене башта Буа хастаханәсенә алып киткән булганнар. Катлаулы операция ясаганнан соң, вертолет белән Казан хастаханәсенә озатканнар. Хәзерге вакытта икесенең дә сәламәтлекләре яхшырып килә. Тик тернәкләнеп бетү белән, үзләрен гомер буе озата барачак хәсрәт белән очрашасылары бар әле. Әтиләре Раил дә, абыйлары Рамил дә балаларның һәлак булуы турында белми… Табиблар, хәлләре тагын да начарланып китәр дип куркып, аларга бу югалту турында әйтми торырга кушкан.

Табиблар белән элемтәдә торабыз, әле иртән дә шалтыраттылар. Егетләр өчен кайгырмаска куштылар, барысын да аңлаттылар. Рамил дә, Раил дә әлегә реанимациядә. Раилне, бәлки, иртәгә реанимациядән чыгарырлар. Икесе дә үз аңнарында, алга китеш бар, Аллаһка шөкер. Табибларга рәхмәт инде. Икесенә 2 бригада табиблар 3 сәгатьтән артык операция ясадылар.

Раил дә, Рамил дә әлегә Иделия белән Рамазан турында белмиләр. Табиблар: «Балаларны Казанга хастаханәгә алып киттеләр», – дип әйтергә кушты. Хәлләре тагын да начарланыр, дип куркалар. Улым: «Әти, хет син балаларның хәлләрен әйт әле», – ди, шалтыраткач, «Соң, мин дә белмим бит, улым, Казанда бит әле алар», – дияргә мәҗбүр булдым. Йөрәкләребез өзгәләнә...

Төнлә: «Авария булды, «ашыгыч ярдәм» алып китте барысын да», – дип шалтыраткач: «Барысы да исәнме?» – дип сорадым. Русча сөйләшә торган бер ир кеше: «Абый, гафу итегез, малай исән түгел. Калганнарын Апаска алып киттеләр», – диде. Без Апас хастаханәсенә баргач, аларны Буага илткәннәр булып чыкты. Авыр очракларны Буага китерәләр икән. Раил улым хастаханәдә булганда да: «Балалар кая, балаларны саклагыз, зинһар, Казанга җибәрегез», – дип үрсәләнде. Белмим, ничекләр әйтербез улыбызга бу хәбәрне дә, ничекләр чыдар…

Әниләре, киленебез Алия дә ни үле, ни тере. Хәлләрен белешеп, кодагый белән элемтәдә торабыз.. Бушлыкка текәлеп тора да үксеп елап та җибәрә, ди… Берни дәшми, ашамый, эчми… Кичә: «Ике баламның берсе дә исән калмады бит, ичмасам», – дип өзгәләнде. Безнең барыбыз да шундый ук халәт инде. Авызга – аш, күзгә йокы керми. Мондый хәсрәтләрне бер кешегә дә күрергә язмасын», – дип сөйләде Равил абый.

Фото: © 16.мвд.рф

«Балаларыма булышыгыз, зинһар! Рамазан, улым, тор инде, тор! Иделия, кызым, уян!»

Буадан Альберт Җамалетдинов балалар үлеменә китергән бу фаҗиганең шаһиты булган, башкалар белән беррәттән, Иделия белән Рамазанга беренче ярдәм күрсәтергә тырышкан.

Альбертның тормыш иптәше Гөлчәчәк белән Буага кайтып барышы була. Куркыныч кич вакыйгаларын әңгәмәдәшем болай дип тасвирлады:

Без кайтып бара идек. Кинәт машиналар туктый, кешеләр чабыша башлады. Карыйбыз – 3 машина бәрелешкән, берсенә аеруча да зур зыян килгән. Без дә ярдәм итмичә үтеп китә алмадык. Без туктаганда, машинада кешеләр юк иде инде, балаларны, чыгарып, җиргә салганнар. Әтиләре исә: «Миңа карамагыз, балаларымны коткарыгыз», – дип өзгәләнеп йөри.

Балалар янына барсам, малай инде агарган. «Малайны карагыз, пульсын тикшерегез!» – дип кычкырдым. Бер хатын-кыз тотып карады да, пульсы булмавын әйтте. Андагы кешеләр арасында табиб та табылды. Балаларның өсләренә ябылган җәймәләрне тиз генә алып ташлады да малайның йөрәгенә массаж ясарга тотынды. Икенче ир-ат ясалма сулыш алдырырга кереште. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче, кулыбыздан килгәнчә, малайны коткарырга тырыштык. «Ашыгыч ярдәм» килү белән үк, машинага керттек. Тик инде соң булып чыкты… Берничә минуттан табиб малайны калдырачакларын, ә кызны алып китәчәкләрен әйтте. Чөнки ул вакытта кыз баланың пульсы бераз сизелә иде әле, әкрен генә сулап ятты. Малайны юл кырыена яткырып куйдылар да кызны алып киттеләр. Әмма ул да хастаханәгә барып җитә алмаган булып чыкты…

Минем хатыным бик хисле кеше, авыр кичерә андый хәлләрне. Ул машинадан төшмәгән, күрмәгән килеш тә, кайткач йоклый алмады. Мондый хәлләрне беребезгә дә күрергә язмасын. Балаларның әтиләре ул минутларда ниләр кичергәндер, әйтүе кыен… Ул башта шок халәтендә булды… «Миңа карамагыз! Балаларыма булышыгыз, зинһар! Рамазан, улым, тор инде, тор! Иделия, кызым, уян!» – дип кычкырып йөрде. Ахырдан үзен дә җиргә ауды. «Билем авырта, эчем яна», – диде. Табиблар аны да, рульдә булган энесен дә хастаханәгә алып киттеләр.

Без, башка машина йөртүчеләр белән, бәрелешкән машиналарның аккумуляторларын салдырып куйдык. Кыска ялганыш булып, янгын чыкмасын, дип борчылдык. Ул арада коткару хезмәте дә килеп җитте.

«Хонда Цивик»ка бәрелгән «Лада» машинасының йөртүчесенә дә авылына кайтып җитәргә аз гына калган булган. Аның хәле әйбәт иде. Ә менә «Хюндай Солярис» йөртүчесен без күрмәдек.

Үзең гомер буе бер дә кагыйдәләрне бозмыйча яшәсәң дә, башка җавапсыз кешеләр аркасында фаҗигагә юлыгырга мөмкинсең… Бу очракта да бер гаепсез балаларның гомерләре өзелде. Бигрәк матур балалар иде икесе дә… Икеләтә бәрелгән шул машиналары, алдан да, кырыйдан да… Берсе белән генә бәрелешкән булсалар, бәлки, исән да калган булыр иде сабыйлар…» – дип сөйләде безгә Альберт.

Фото: © 16.мвд.рф

«Ярдәм бик кирәк»

Тәтеш районының Бакырчы авылы халкы да бу хәсрәттән айный алмый… Кечкенә Иделия белән Рамазанны фаҗигале югалтуга зар елыйлар, авылдашлары Раил белән Рамилнең исәнлеге өчен дога кылалар... Егетләр тернәкләнеп аякка бассын өчен акчалата ярдәм дә җыя башлаганнар. Әлеге эшкә Раилнең сыйныфташы, күршесе Ринат Мәҗитов алынган.

«Равил абыйлар һәм Раилнең гаиләсенә килгән кайгы-хәсрәтнең авырлыгын үзе кичермәгән кеше аңлый алмас… Балаларның урыннарын Аллаһы Тәгалә оҗмахта итсен.

Раил белән Рамил дә хәзерге вакытта ярдәмгә мохтаҗ. Медицина кирәк-яраклары, дарулар бик кыйммәт икәнен барыбыз да беләбез. Шуңа ярдәм җыю игълан иттек. Башта акчаны авылдашлар гына күчерер дип уйлаган идек. Бөтенләй чит кешеләр дә хәер-сәдакаларын җибәрә башлады. Җыелган кадәр акчаны Равил абыйларга тапшырачакмын», – дип сөйләде Ринат.

Сәдака, акчалата ярдәм җибәрергә теләүчеләр өчен Ринат Мәҗитовның номерын калдырабыз:

8-960-043-65-92 (Сбербанк, Ринат Равилович Мәҗитов исеменә)

«Интертат» газетасы редакциясе Иделия белән Рамазанның әти-әнисе, әби-бабалары, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Әлеге коточкыч сынауларны күтәрергә Аллаһы Тәгалә барыгызга да күркәм сабырлыклар бирсен. Иделия белән Рамазанның урыннары оҗмах түрләрендә булсын!

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Ульяновска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Ульяновска или других населённых пунктов Ульяновской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Ульяновске можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Ульяновске и Ульяновской области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Ульяновска и Ульяновской области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Ульяновска — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Ульяновской области




Путин в Ульяновской области

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Ульяновской области


Частные объявления в Ульяновске, в Ульяновской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net