Другие новости Уфы и Башкортостана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Галиябану Мәҗитова: «Язмышым әкияттәге кебек, бәлки, кайчандыр китап язармын»

Күптән түгел генә Мәскәүдә эшләп килүче «Мин-син» татар аралашу клубы хуҗабикәсе Галия Мәҗитова белән интервью тәкъдим иткән һәм 15 ел эшләп килүче клубның эшчәнлеге белән таныштырган идек. Бүген Галиянең үзе белән таныштырабыз. Чөнки аның, беренчедән, нәсел тарихы уникаль, икенчедән, язмышы әкияттәгедәй.

«Безнең нәсел тарихы бик кызыклы. Бәлки кайчан да булса бу хакта китап та яза алырмын – минем бит филология белемем бар», дип сөйли башлады ул. Килешәм, чыннан да, китап язарлык тарих. Әлегә Галиябану Мәҗитова тарихын «Интертат»ка тәкъдим итәм.

Мин каракалпак совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе, гомерен һәм иҗат көчен каракалпак халкының мәдәниятен һәм әдәбиятын үстерүгә багышлаган язучы, драматург, мәгърифәтче Сәйфелгабит Мәҗитов нәселеннән. Ул әтиемнең бабасы иде. Әтием ягыннан тамырларыбыз Әтнә районының Үртәм авылына барып тоташа. XIX гасыр азагында бабамның бабасы (Мәҗит Габделрәкыйп улы) Оренбург өлкәсендә яшәгән. Алар Оренбург юлында кәрваннар өчен ял итү урыны тотканнар. Дальнобойщиклар кереп йоклый, юлчылар ашый торган мини-отель дип аңларгадыр инде аны.

Шунда минем бабамның бабасы каракалпак балыкчылары белән таныша. Алар Арал диңгезеннән кыш көне Казанга катырылган балык ташып сәүдә иткәннәр. Ул вакыт әле Арал диңгезе мул сулы булган, хәзер генә ул кибеп баручы диңгез. Алар бабамның бабасын үзләре белән китәргә күндергәннәр. Каракалпакларның хәлле кешеләре алар бернәрсәгә мохтаҗлык кичермәсләр дип вәгъдә иткән, чөнки Идел буенча ачлык булган. Ул вакыт әле Сәйфелгабит кечкенә малай булган. Шулай итеп гаилә Каракалпакиягә барып чыккан. Кунграт (Коңгырат) шәһәрендә йорт салганнар, шунда тамыр җибәреп яши башлаганнар. Бу шәһәр Арал диңгезенә якынрак урнашкан.

Бабамның бабасы биредә балалар укыта башлаган. Укыткан өчен акча бирә алган хәллерәк кешеләрнең балалары килгән. Мөгаен, монда дини белем турында гына сүз бармыйдыр. Ул аларны укырга-язарга өйрәткән, әдәбият, хисап укыткан дип беләм. Ә аның улы Сәйфелгабит Мәҗитов татар классикларын каракалпак теленә тәрҗемә итә башлаган. Утызынчы елларда ул театр оештыру эшендә дә катнашып йөргән. Пьесалар язган һәм алар театрда куелган. 1937 елда Сәйфелгабит Мәҗитов репрессияләнә һәм 1938 елда үлә.

Нукус музеенда Сәйфелгабит Мәҗитов портреты

Фото: © Гаилә архивыннан

Нукус музеенда – Сәйфелгабит Мәҗитов портреты

Фото: © Гаилә архивыннан

Сәйфелгабит каракалпак халкына әдәби журнал ачарга, башта гарәп графикасында, аннары латин язулы каракалпак телендә дәреслекләр, уку-укыту программалары, методик ярдәмлекләр төзү эшендә катнаша. Театр ачылуда да өлеше бар, аның әсәрләре театрда куела. Тукай шигырьләрен каракалпак теленә тәрҗемә итә, үзе дә шигырьләр яза. Ул хәзер Каракалпакстан мәктәпләрендә классик язучы буларак өйрәнелә. Әмма яше олы булса да репрессияләрдән сакланып кала алмый, ни кызганыч.

Аның өч хатыны булган дип беләм - әтинең шулай дип әйткәне бар. Бәлки, аларның берсе генә рәсми булгандыр, әйтә алмыйм. Бер хатыны – үзбәк, икесе татар булган ахрысы. Әти исән булганда без бөтен туганнарыбыз белән, шул исәптән, үзбәк ягы туганнарыбыз белән дә аралаша-белешә идек, хәзер дә төрле җирләрдән «Минем дә бабам Сәйфелгабит Мәҗитов» дип язалар, әмма элеккечә актив аралашулар юк инде.

  • «Безнең мирас» журналында (2014 ел, ноябрь) Лирон Хәмидуллин язмасыннан өзек: «Милләттәшебез, Казан артындагы Үртәм авылында 1869 елда туган Сәйфелгабит Мәҗит тә – каракалпак әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Улына сигез яшь тулганда Мәҗит абзый, бәхет эзләп, Урта Азия якларына таба чыгып китә. Сәйфелгабит казах, каракалпак балалары белән аралашып үсә. Яшь вакытыннан ук ул олуг акын Бердах белән танышу, аралашу бәхетен дә татый. Шигьри әйтешләрдә дә катнаша. 1905 елгы вакыйгалардан соң татар телендә газеталар чыга башлагач, кайбер иҗат үрнәкләрен шуларга да җибәргәли. Аның беренче каләм хезмәте 1907 елда ташбасмада басылып чыккан, дип санала. Каракалпакстанда совет хакимия­те урнашкач та турыдан-туры аның катнашында «Беренче адым» (1924), «Иркен Каракалпакстан» газеталары (соңгысында ул җаваплы сәркатип тә), «Хезмәт әдәбияты» (1931) журналы чыга башлый. Әлеге матбугат чараларында каракалпак телендә иҗат ителгән беренче проза әсәрләре дә дөнья күрә. Бу елларда С.Мәҗитовның «Сөен белән Сара», «Җомагол», «Байбәтчә» һ.б. исемнәрдә күләмле проза әсәрләре басылып чыга. Алты пьесасы («Ирназар батыр», «Соңгы киртә», «Багдагөл», «Гөләм – Тайман» һ.б.) яңарак оешкан драма театры артистлары тарафыннан сәхнәләштерелә. С.Мәҗитов 1934 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1938 елда Нәкис шәһәрендә вафат була». (https://beznenmiras.ru/news/kazan-torki-donyanyn-2014-elgy-medeni-ba/eraktagy-yakyn-kardeshler)

Кызык тарих. Димәк, татар мәдәниятенә тартылу һәм аны үстерү омтылышы сезгә шушы бабагыз ягыннан килгән булырга мөмкин.

Әйе, үзем дә шулай уйлыйм. Гәрчә татар авылында үсмәсәм дә. Чөнки әти ягы Татарстандагы тамырларын өзеп Каракалпакстанга килеп урнашкан бит. Бәлки, Идел буендагы ачлыктан соң анда бөтенләй дә туганнар калмагандыр – кем белсен. Шуңа да бабамның бабасы барган җирендә гаиләсенең тук буласына ышанып чыгып киткән.

Татарстанда бу шәхес турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә, ни кызганыч, Татар энциклопедиясендә дә мәгълүмат тапмадым. Әйдәгез, әтиегез сөйләгәннәрдән чыгып булса да белгәннәрегезне искә төшерик.

Минем әтием Алим 7 яшенә кадәр бабасы Сәйфелгабит Мәҗитов янында яшәгән, чөнки каракалпакларда шундый традиция бар – беренче оныкны әби белән бабайга бирәләр. Казахларда бар ул традиция – беренче онык әби-бабай янында үсә. Каракалпаклар алар казахларга охшаш, тел бераз гына аерылса да традицияләр шул ук диярлек.

Минем әти 1930 елда туган һәм беренче онык булгач, 1 нче класска укырга кергәнче аны Сәйфелгабит Мәҗитов тәрбияләгән. 1937 елда ул репрессияләнгәч кенә әти-әнисе янына кайткан. 3 елдан Бөек Ватан сугышы башланган һәм минем бабам – әтинең әтисе, Сәйфелгабитның улы беренчеләрдән булып фронтка киткән. Ул мәктәп директоры булган һәм бронь белән кала алыр иде, чөнки мөгаллимнәр кирәк. Әмма ул сугышка киткән һәм хәбәрсез югалган. Беренче елны китүчеләрнең күбесе шулай югалган.

Әбием 6 бала белән калган, сугыш елларында балаларының икесе ачлыктан үлгән. Минем әтиемә 11 яшендә – 1941 елда әбием Нукуска күченгән. Үзе генә гаиләне тартып бара алмагач балаларын туганнарына өләшкән. Чөнки авылда яшәгән кешене җир ашаткан, шуңа күрә авылдагы туганнары ятим балаларны алырга ризалашкан.

Сезнең нәселегездә Сәйфелгабит Мәҗитовның нәсел дәвамчысы булган иҗат кешеләре тагын да бармы?

Сәйфелгабит бабайның бер улы язучы булган - Рәхим Мәҗитов (1903—1977). Аның «Кара йөрәкләр» пьесасы Каракалпакстанда театрда уңышлы барган дип беләм. Рәхим агайның кызы Фәридә Мәҗитова рәссам иде. Нукуста чакта аралаша идек, күптән вафат инде ул. Фәридә апаның иҗаты турында, ни кызганыч, бернәрсә дә белмим – алар белән аралашканда мин кечкенә идем әле. Тагын бер кызы Гөлстан апа шушы елларда гына үлде. Улы Галим агайның хатыны Сания апа Казан татары булуын беләм. Әни белән Рәхим агайларга кунакка баруыбызны да хәтерлим. Хатыны Әнвәр апа фәрештәдәй изге күңелле кеше иде – бакчада чәй эчкәндә өстәлдән кырмыска узса да кагылмый иде. Рәхим агайның бер оныгы хәзер дә Нукуста яши. Гаилә тарихын ул яхшырак белә. Сез сораша башлагач, үземдә дә күбрәк белү теләге туды – барысын да сорашасы-белешәсе бар.

Балачагы Сәйфелгабит бабасы янында үткән әтиегезнең язмышы ничегрәк булды? Нинди профессия сайлады?

Без гаиләдә 3 бала үстек. Әтинең әнигә өйләнгәнче, Санкт-Петербургта укыганда беренче никахы булган. Ул анда рәсми язылышып рус хатыны белән яшәгән, уртак балалары да туган. Әмма әби башка диндәге башка милләт кешесен кабул итмәячәген әйткән. «Бары тик мөселман», дип шарт куйган. Әти, хатынын калдырып, туган ягына берүзе кайтып киткән, әмма гомере буе ул гаиләсенә булышып яшәде. Бу аның гомерлек мәхәббәте булгандыр инде. Әти җае чыккан саен Россиядәге квалификацияне күтәрү курсларына йөрде. Ул хатыны һәм кызы 1988 елда Израильгә эмиграциягә киттеләр. Минем апам – София Мәҗитова хәзер шунда яши. Ул хатын-кыз башка кияүгә чыкмаган, әтине бик яраткан, ди. Алар әти белән бер елны үлделәр: башта әти үлде, аның артыннан ук ул хатын да вафат булган.

Әниегез моны белеп яшәдеме?

Әйе. Әни - башкорт кызы. 18-19 яшендә апасы янына Нукуска килгән. Әти инде башка өйләнмим дип ялгызы яшәргә уйлаган булган, әмма матур яшь кызны күреп танышкан да, яшь аермасы зур булса да, өйләнешкәннәр. Заманы шул – гаиләле булу кирәк булган. Әти фәннәр кандидаты, доцент иде, гомер буе Тарас Шевченко исемендәге Нукус дәүләт университетында эшләде – физиканы, оптиканы укытты. Әни мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Әнием Сәвия Галинаның (фамилиясен алыштырмаган) гаҗәеп вокал иде – сирәк очрый торган меццо-сопрано. 16 яшендә аны Уфадан килеп консерваториягә чакырганнар. Бармаган.

Мәҗитовлар гаиләсе. Алгы планда – нәни Галиябану әти-әнисе һәм Азамат абыйсы белән

Фото: © Галиябану Мәҗитованың шәхси архивыннан

Әниегез Башкортстанның кайсы районыннан?

Нуриман районыннан. «Башкирская домохозяйка» дигән блогерны белсәгез, шуның белән бер авылдан – Яңа күл авылыннан. Безнең балачак шушы авылда узды.

Ана һәм аның өч баласы – Галиябану, Азатам һәм Айсылу

Фото: © Галиябану Мәҗитова архивыннан

Сезнең Үзбәкстаннан Мәскәүгә килүегез туксанынчы еллар болганышлары белән бәйлеме? Ул вакытта Татарстанга да күп кайттылар.

Туксанынчы елларда бөтен татар туганнарыбыз Мәскәүгә һәм Мәскәү тирәсенә яки Казанга күченеп бетте. Әмма минем шәхси тормышыма бәйле. Ә күпләрнең күченү сәбәбе – каракалпакларда милли хисләр нык уянды. «Руслар – Россиягә, кореецлар – Кореяга, татарлар Татарстанга китегез», дип кычкыра башладылар. Милли мәдәниятне популярлаштыру активлашкач, шулайга таба китте. Кем аркасында мәгърифәтләнгәннәрен дә оныттылар. Шул вакытта яхшы урыннарда эшләгән бик күп кешеләргә китәргә туры килде. Шәхсән мин моннан зур зыян күрмәдем, балачакта «Татар, ...катар» дип кычкыруларына күнгән идем инде.

Хәзер без татар булуыбыз белән горурланабыз, ул вакытта татар булу начармы икән дип уйлый идек. Ирем Марат та шулай ди. Ул Мәскәүдә үскән, аны да гел «татар» дип үртәгәннәр, хәзер ул татар булуына горурлана һәм бу горурлык аңа безнең татар кичәләре аша, татар музыкасы аша килде. Бик күп руслашкан татарлар шулай ди – татар көйләре аша татарлыкларына кайталар. «Безнең хәзер татар плейлисты бар», диләр.

Ә инде күченүемә килгәндә, минем туганнарым янына килүем дә иде, шәхси сәбәпләр дә бар, әлбәттә. Минем абый 17 яшендә Мәскәүгә укырга китте дә, бүтән кайтмады. Мин Нукуста университетның филология бүлеген тәмамладым. Ирем белән студент чагында ук өйләнешкән идек.

Сезгә дә татарга чыгасың диделәрме?

Әйе, ирем яртылаш булса да татар булырга тиеш иде. «Традицияләрне бозарга ярамый», дип үстерделәр. Мин татарга чыктым, дөресрәге, яртылаш татарга, каенанам Хәдичә исемле татар хатыны иде, каенатам - каракалпак. 12 ел бергә яшәгәч, иремнән аерылып Мәскәүгә киттем. Чөнки Нукуста минем тормышым тәмугка әйләнә башлады - ирем көнче иде. Мин аскы каттагы икмәк кибетенә чыкканны дә сәгатькә карап көтә иде. Подъездда туктап күрше хатыны белән дә сөйләшә алмый идем. Талашулар балаларга начар тәэсир итә башлады. Каенанам мине яклый иде, ләкин ул да улын бернишләтә алмый. Мин өч бала белән каядыр чыгып та китә дә алмый идем кебек, чөнки бер тиен дә акчам юк - мин өйдә өч бала белән утыра торган хатын идем. Без аның акчасына гына яшәдек. Мин Аллаһтан юл күрсәтүен сорадым. Шул вакыт сеңлем мине Мәскәүгә чакырды – ул кияүгә чыгарга җыена иде һәм туйга әзерләнергә минем булышуым кирәк иде. Иремнең миңа сукканнан соң, уңайсызланып йөргән вакыты иде, шуңа җибәрергә ризалашты. Үзе билет та сатып алды - бу билет минем алдагы тормышыма юллама иде. 200 доллар акча бирде дә, безне озатып җибәрде. Мин сеңлемнең туеннан соң кире кайтырмын дип тә уйлаган идем, чөнки ирләрнең юашланган вакытында без аларга ышанабыз бит инде. Бер айдан Мәскәүгә килгәч, ирем: «Бераз монда яшәп карыйк», – диде. Эшкә урнашты, яши башладык, әмма ул кабат холкын күрсәтә башлады. Мин кыюырак була башладым, чөнки янәшәмдә абыем белән сеңлем дә бар иде. Инде аерылгач та ирем шактый вакыт китә алмады. Әмма мин инде кире кайтмадым. Ирем кайтып китте – Нукус шәһәре үзәгендә безнең әтиләрдән калган зур йортта улым белән яши.

Мәскәү ничек каршы алды инде? «Москва слезам не верит»ны бөтенебез яхшы белә.

Мин Үзбәкстан паспорты белән Мәскәүдә җыештыручы булып та эшкә урнаша алмадым. Аннары туганнар аша ресторанга кондитер булып урнаштым. Анда хезмәт хакы әйбәт иде. Ул вакытта бу минем өчен бердәнбер дөрес профессия иде. Тиз күтәрелдем, кыска гына вакыт аралыгында шеф ярдәмчесе була алдым. 2010 елда үз кафемны ачарга уйладым. Бу вакыт инде мин гражданлык алган идем, кредитлар алып кафе ачтым.

Иң авыр чакларда кондитер һөнәре коткарды

Фото: © Галиябану Мәҗитованың гаилә архивыннан

Ә аннары Мәскәү кешесенә кияүгә чыктыгыз...

Әйе, 2014 елда кияүгә чыктым – иремнең тамырлары Татарстанның Апас районыннан, берничә буыны биредә яшәгән. Лимузиннар белән туй ясадык – ирем шулай теләде. Ул - Мәскәү кешесе - гастарбайтершага өйләнде. Әкияттәге кебек…

Туй

Фото: © Галия Мәҗитова альбомыннан

Гастарбайтер димәгез инде...

Гади гастарбейтер гына да түгел, янында 2 баласы һәм кулында авыру әнисе булган, арендалаган фатирда яшәгән һәм яшь тә булмаган хатын. Ул тәкъдим ясагач, мин башта шаярту дип кабул иттем, миннән көлә дип уйладым. Азаккача ышанмадым – төш кебек иде...

Рухи ватаныгызга – Казанга кайтырга теләк юкмы?

Казанга кайткалап йөрибез. Әмма Мәскәүне яратам мин – кая гына барсаң да, татар мирасы калган бит анда: Алтын Урда юлы узган Ордынка, нигезендә татарның арба сүзе яткан Арбат, Балчуг урамының исеме дә татарлар кушып калдырган «балчык»тан чыккан... Татар урамнары, Татар тыкрыклары... Күп андый мисаллар. Мин Мәскәү урамнары буйлап йөрергә яратам – мин монда үз өемдә кебек.

Галия Мәҗитова. 2010 ел. Кафе ачкан вакытлары

Фото: © Гаилә архивыннан

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Уфы — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Уфы или других населённых пунктов Башкортостана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Уфе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Уфе и Башкортостане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Уфы и Башкортостана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Уфы — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Башкортостане




Путин в Башкортостане

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Башкортостане


Частные объявления в Уфе, в Башкортостане и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net