Другие новости Уфы и Башкортостана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

«Аһәң»: Әлмәт театрының милли тәңгәллекне эзләүдәге катлаулы юллары

«Аһәң»: Әлмәт театрының милли тәңгәллекне эзләүдәге катлаулы юллары

Безгә заманча татар драматургиясе кирәк. Ул юк, ә булганы канәгатьләндерми икән, димәк, булдыру юлларын уйларга кала. Драматургия лабораторияләре шушы проблеманы хәл итү юлында ниләрдер башкара. «Tat Cult Lab / театр», KazanOperaLab проектларын искә төшерсәк, Татарстанда режиссёрлар өчен дә шундый ук лабораторияләрдә эшләү мөмкинлеге булгалады. Кыскасы, эш бара — яшь иҗатчылар эксперимент буларак җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Дөрес, экспериментларның тамашачысы күп түгел. Әмма Татарстанда экспериментлардан да курыкмый торган театр бар — Әлмәт театры. Аның турында «экспериментлар ярата» дигән дан күптән йөри. Әлбәттә, Әлмәт театрының да төп тамашачысы экспериментларга махсус килеп утырмый. Төп тамашачыга гадирәк, аңлаешлырак әсәрләр кирәк. Алар репертуарда бар, әлбәттә: комедиясе дә, мелодрамасы да җитәрлек. Әмма биредә эксперименталь әсәрләргә аеруча җылы караш, җылы мөнәсәбәт. Тамашачы чагыштырмача күп булмаячагын да белә торып, нәтиҗәсен дә күзаллап булмаган килеш, Әлмәт театры эксперименталь, уникаль проект башлады. Проект нәтиҗәсе буларак «Аһәң» спектакль-манзарасы тәкъдим ителде. ххх «Аһәң» — драматурглар һәм режиссёрлар хезмәттәшлегеннән торган уникаль проект. Проектның партнеры — Заманча драматургия һәм режиссура үзәге (Уфа). Драматургларның кураторы, ягъни шеф-драматург — «Дружба народов» журналының баш мөхәррир урынбасары Фәрит Нәгыймов. Драматурглар язган әсәрләрне сайларга театрга ул булышкан. Спектакль дә аның «Далада» новелласы белән башланып китә. «Аһәң» — татар халкының музыкаль-шигъри фольклорына нигезләнгән спектакль. Борынгы көйләр һәм бәетләр, җырлар һәм риваятьләр авторларны нинди әсәр тудырырга рухландырган, бүгенге заман кешесе күңелендә ул нинди аһәң белән яңгыраш тапкан — спектакль шуны күрсәтә. Новеллалар татар тарихының Болгар чоры, Казан ханлыгы, Идел буендагы ачлыкны, репрессияләрне, бүгенге көннең этник, мәдәни проблемаларын яктырта. «Аһәң» — тарихка һәм бүгенге вазгыятькә яшь иҗатчыларның сәнгати карашы.  Әлмәт театры проекты өчен барлыгы утызлап мини-новелла язылган, җиде режиссёр унике әсәрне сайлап алган. Аерым бер тарихи чордагы билгеле бер күренешне тасвирлаган новеллалар бер спектакльгә җыйналган. Әлбәттә, гомуми бер сюжет барлыкка китерелмәгән. «Аһәң» — новеллалар мозаикасы, бер орнамент булып тезелгән корамалар, төрле энҗе-мәрҗәнне тезгән дисбе. Ә берләштерүче җеп, ябыштырып торучы балавыз — фольклорчы-галим Геннадий Макаровның музыкаль бизәлеше һәм борынгы уен кораллары. Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров тумышы белән Әлмәттән. Ул туган ягына кайтып, артистларны борынгы музыка коралларын тоярга һәм аларда уйнаргы өйрәтергә бик рәхәтләнеп ризалашкан. Нәтиҗәдә, башта новеллалар сүз һәм гамәлләр белән берләштерелергә уйланылса да, азактан проектның идея авторы һәм сәнгать җитәкчесе Искәндәр Сакаев иң яхшы берләштерүче көч дип музыканы тапкан. Әлеге мини-новеллалардан 2 сәгатьтән артык барган спектакль тудыру — Искәндә Сакаев хезмәте. Ә борынгы уен коралларын «Әлмәт» мәдәният үзәгеннән китергәннәр. Биредә композитор Рәшит Кәлимуллинның музыка уен кораллары коллекциясеннән зур күргәзмә әзерләнә. Проектның нигезе — драматургик әсәрләр. Ни кызганыч, әсәрләр нигездә рус телендә язылган. Авторлар — Фәрит Нәгыймов, Екатерина Тимофеева, Диана Сафина, Булат Минкин, Рәмис Нәҗмиев, Павел Поляков, Рәдиф Кашапов. Режиссёрлар — Лилия Әхмәтова, Айнур Гайсаров, Ярослав Францев, Ринат Ташимов, Алмаз Садриев, Булат Минкин, Рөстәм Имамов. Театр драматургия кануннарын белгән, татарча яза алган драматургларга — Сөмбел Гаффарова, Рүзәл Мөхәммәтшиннарга мөрәҗәгать итсә дә, алар язарга ашыкмаган, күрәсең. Ә рус телле авторлар проектка бик рәхәтләнеп кушылган. Новеллаларның күбесе рус телендә язылып, театр аларны татарчага тәрҗемә иткәнлеге сизелә. Тәрҗемә уңышлы булса да, сизелә. Чөнки сүз аһәңе җитми. Монысы инде тәрҗемәче кодрәтеннән генә дә тормый. Әйтик, бер мисал — Булат Минкинның «Хатын-кыз» новелласы. Режиссер — Ринат Ташимов. Хатын-кызның эш-гамәлләреннән торган монологны Наилә Нәҗипова укый. Әсәр «хатын-кыз тора, хатын-кыз киенә, хатын-кыз бара, хатын-кыз кайта» кебек аның эш-гамәлләрен чагылдырудан тора. Ә хәзер татар теле — туган тел булган кеше өчен «хатын-кыз, хатын-кыз» дип кабатлап торган монологны күз алдына китерегез. Парлы сүздән торган һәм Х хәрефе кабатланып торган сүзтезмә татар колагына бигүк аһәңле яңгырамый, җәмәгать. Күршемдә утырган колакчынлы егеттән көнләшерлек, чөнки ул Булат Минкин язган «женщина» сүзен тыңлый, өч иҗектән чыжылдап торган сүз. Әлеге сүзне татар теленә чыжылдатып тәрҗемә итеп булмый, димәк, мәгънә үзгәрде, новелла югалды. Проектка мәрхүм Павел Поляков та катнашкан булган. «Угол» театры белән хезмәттәшлек иткән яшь драматург һәм артист Павел Поляков «Әби казаны» дигән новелла язган — иҗатчының фантазиясе Казан шәһәренең салыну тарихын сурәтли. Новеллалар арасында Каракүз турында риваять тә кулланылган. Каракүз — Болгар ханының кызы булган дип сөйләнә Әлмәт якларында аеруча популяр булган легендада. Каракүз тумышы белән нефть чыккан яклардан булган, ди җирле халык. Гуля һәм Каракүз тарихын яшь автор Екатерина Тимофеева Әлмәттә Каракүз скульптурасын күргәч язган. ххх «Аһәң» манзара-тамашасында Әлмәт театрының легендалары булган өлкән буыннан кала бөтен труппасы уйный. Әлбәттә, төрле режиссёрлар куйган ун мини-спектакль ун төрле. Уйландыра, моңландыра, шатландыра, сокландыра, рухландыра, юксындыра, буталдыра, сискәндерә, җилкендерә, көлдерә, куркыта, өркетә, ярсыта, арыта… «Аһәң”не мин үзенчәлеген җуеп барган «Һөнәр» яшь режиссура фестивален алмаштыра ала торган проектның юл башы итеп күрәм. Чөнки биредә режиссёрларга әзер театрда, әзер текст һәм әзер артистлар белән эшләү мөмкинлеге бирелә. Алар биредә урау юллар узмыйча гына иҗат итә ала. Аларны биредә якты йөз белән каршы алалар. Киләчәктә бәлки проект үсеп, режиссёрлар кастинглар узып килә башларлар. Мин «Аһәң”нең тамаша буларак кына түгел, ә яшь режиссёрларны берләштергән җитди проект буларак үсүен телим. «Аһәң”нең репертуар киләчәге нинди булыр — әйтә алмыйм. Әмма ул киләчәк булырга тиеш. Әлеге проектта катнашкан башлап язучы драматургларның берсе Рәмис Нәҗмиев бу хакта болай ди: «Бу — эксперимент, ә экспериментта бөтенесе дә мөмкин, биредә теләсә нинди нәтиҗә хуплана. Чөнки теләсә нинди нәтиҗә дә — уникаль тәҗрибә бирүче нәтиҗә. Әлеге тәҗрибә нигезендә яңа планнар корып булачак, ә бу инде, иртәме-соңмы, кыйммәтле нәтиҗәгә китерәчәк». Ххх Финалда Рәмис Нәҗмиевның тагын бер фикерен китерәм: «Эксперименталь спектакльләр өчен тотылган акчага килгәндә, иманым камил — эзләнүләр һәм тикшеренүләр салым түләүчеләр акчасына барырга тиеш. Чөнки бүген милли тәңгәллегебезне эзләү юлында салынган бер сумыбыз киләчәктә миллиардлар китерергә мөмкин. Ерак киләчәктә… Ә бүген шул бер сумны салмасак, киләчәк булмаячак».

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70



Жизнь

Аромат романса и романтика слова – звезды оперной сцены представили I Международный фестиваль «Мир классического романса»




Українські новини

Робота водієм у Таксі 571 (Київ)



Новости 24 часа

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: что делать, если вас ужалила медуза



Game News

'I absolutely suck at video games': Hidetaka Miyazaki discusses how he prepped for Elden Ring: Shadow of the Erdtree



Уфа

Омск стал первым в рейтинге миллионников по росту цен на новостройки



News Every Day

Chelsea enter Conference League despite speculation they could snub Uefa competition after facing tough financial rules



Настроение

...Есть чем платить, но я не хочу победы любой ценой. Памятник Виктору Цою в Санкт-Петербурге



Уфа

Севастополь в числе регионов с рекордными ценами на новостройки, Симферополь немного отстаёт



Моргенштерн

Суд зарегистрировал иск о запрете клипа Моргенштерна за неуважение к церкви



Уфа

Вместо домов для военнослужащих, Белоусову достались руины в виде недостроев. Придется «разгребать»



Карен Хачанов

Российские теннисисты Хачанов и Самсонова отказались от участия в ОИ‑2024



Уфа

Экс-замруководителя УДХ Башкирии обвиняется в получении взяток на 3 млн рублей



Владимир Гарматюк

Познание мышления мозга



Симферополь

Севастополь в числе регионов с рекордными ценами на новостройки, Симферополь немного отстаёт



Уфа

ТСД промышленного класса Saotron RT-Т510



Башкортостан

Радий Хабиров возглавил делегацию Башкирии в Республику Беларусь



Москва

Преподаватель музшколы из Реутова принял участие в шествии баянистов на ВДНХ



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Уфы — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Уфы или других населённых пунктов Башкортостана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Уфе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Уфе и Башкортостане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Уфы и Башкортостана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Уфы — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Башкортостане
Башкортостан

В Оренбуржье сегодня начнётся первый фестиваль «Симфония Бузулукского бора»





Путин в Башкортостане
Москва

Песков: собаки, подаренные Путину Ким Чен Ыном, уже адаптируются в Москве


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Посол Беларуси: Визит Лукашенко придал дополнительный импульс развитию двустороннего сотрудничества




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Нариман Джелял переехал из сибирской тюрьмы в Киев


Навальный в Башкортостане


Здоровье в Башкортостане


Частные объявления в Уфе, в Башкортостане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Филипп Киркоров

«Ему плевать»: пентхаус Киркорова в Москве сочли незаконным из-за надстройки



Уфа

Skoda привезла в Россию кроссовер с надежным и дешевым мотором: «Неубиваемый и стоит дешевле китайцев»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net