Россиядә уртача еллык температура 1,5 градуска арткан
Соңгы 30 елдан артык вакыт эчендә Россиянең үзәк төбәкләрендә уртача еллык температура 1,2–1,5℃ ка күтәрелгән, шул ук вакытта иң зур җылыну нәкъ кыш айларында күзәтелә. Бу хакта Ярославль дәүләт университеты доценты, география фәннәре кандидаты Ольга Гусевга сылтама белән «РИА Новости» яза.
«Климаттагы иң мөһим үзгәреш – ул җылыну. Әгәр Үзәк федераль округтагы Тверь, Ярославль, Кострома һәм Владимир кебек шәһәрләрдә уртача еллык температураны чагыштырсак, 1991–2020 елларда ул 1961–1990 еллар белән чагыштырганда 1,2–1,5℃ ка арткан. Иң зур үзгәрешләр кыш айларында күзәтелә: гыйнвар температурасы 2,9–3,5℃ ка күтәрелгән, ә июльдә – бары тик 0,8–1,6℃ ка гына», – дип сөйләгән галимә.
Аның сүзләренчә, климат җылыну сәбәпле явым-төшем күләме әллә ни үзгәрмәгән, әмма аларның яву тәртибе бераз үзгәргән: кышын явым-төшем күбрәк, ә җәен азрак ява башлаган.
Галимә аңлатканча, климатны бәяләү өчен гадәттә 30 еллык чор алына. Бөтендөнья метеорология оешмасы 1961–1990 елларны стандарт чагыштыру чоры итеп кабул иткән. 1991–2020 еллар – хәзерге климатик норма булып санала. Озак вакытлы һәм тотрыклы үзгәрешләрне күрү өчен нәкъ менә шушы ике чорны чагыштыру мөһим, ди белгеч.