Другие новости Санкт-Петербурга и Ленинградской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ОНЫТЫЛГАН ТАРИХ

Татарстан Милли музеенда Бөек Ватан сугышының күңелсез, без моңарчы бик аз белгән авыр сәхифәләренә күпмедер дәрәҗәдә күз салырга ярдәм иткән “Совет хәрби әсирләре – Норвегиядә” дигән күргәзмә эшли башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Норвегия корольлегенең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Нейдульв Атле Намтведт, Милли музей генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова һ. б. катнашты. 
 
Күргәзмәне Норвегиянең Мәдәният министрлыгы һәм Тышкы эшләр министрлыгының финанс ярдәме белән Фалстад (Falstad) үзәге – элекке нацистлар концлагереннан ерак түгел урнашкан һәм 1941 елның сентябреннән 1945 елның маена кадәр эшчәнлек алып барган мемориал һәм тикшеренү үзәге оештырган. 
 
Бөек Ватан сугышы елларында 5,7 миллион хәрби әсирлеккә эләгә. Аларның 3,3 миллионы немец лагерьларында һәлак була. Совет әсирләренең 100000е Норвегиягә җибәрелүе, аларның 13700е шунда җирләнеп калуы, мөгаен, санаулы кешеләргә генә мәгълүмдер. Бу – Икенче Бөтендөнья сугышы чынбарлыгының моңарчы игътибар ителмәгән һәм өйрәнелмәгән сәхифәләреннән берсе. Бу төр материаллар сакланган  архив ишекләренең озак еллар дәвамында ябык булуы, күп документларның югалуы, сәяси яктан ышаныч булмау һәм, билгеле ки, тел белмәвебез беркем өчен дә сер түгел. Әлбәттә, бу теманы өйрәнүчеләр, сирәк булса да, бар. Әйтик,  Норвегиядә яшәүче галимә Марианне Неерланд Сулейм үзенең докторлык диссертациясен совет хәрби әсирләрен  өйрәнүгә багышлаган, соңыннан туплаган материалларын китап итеп бастырып та чыгарган. Басма инде рус телендә дә дөнья күргән. 
 
Беренче Совет хәрби әсирләрен төягән йөк ташу кораблары  Норвегия ярларына 1941 елның августында килеп җитә. Аларның барысын да поездларга яки корабларга төяп хәрби әсирләр тотылган немец лагерьларына озата торалар. Норвегиядә аларның исәбе 500 тирәсе була. Совет хәрби әсирләрен башта Сталаг туплану лагерена, яки Вермахтка буйсына торган хезмәт батальонына  урнаштыралар. Тоткыннар гаять кыен шартларда яшәтелә, кимсетүләргә, аяусыз кыйнауларга дучар ителә, ачлыктан, салкыннан тилмерә. Бер сүз белән әйткәндә,  аларга хайванча мөнәсәбәт була. Әсирләрне хәрби ныгытмалар, аэродромнар, тимер юл һәм автомобиль юллары төзелешендә эшләтәләр. Чиктән тыш ябык тоткыннарның, саф булып тезелеп, эшкә барганын карау да куркыныч уйлар уята торган була. Немец лагерьлары янында яшәүчеләр совет әсирләренең авыр җәзаларга дучар ителүен дә күрә, яшереп кенә булса да, аларга  ярдәм итәргә тырыша. 
 
Хәрби әсирләрнең җәсәден туганнар каберлекләренә ташлыйлар, аларның хәтта җирләнмичә калу очраклары да булган. Норвегия хөкүмәте Икенче Бөтен­дөнья сугышы елларында  илнең  ташлы туфрагында соңгы сыену урынын тапкан совет әсирләренә, аларның каберләренә дә кадерсез мөнәсәбәттә була, күбесе юк ителә. Салкын сугыш елларында совет әсирләре тарих сәхифәләреннән бөтенләй юкка чыгарыла, күп һәйкәлләр җимерелә. Хәзерге вакытта  бу илдә җирләнгән 2700 совет әсиренең генә исеме билгеле. Әмма хәзер хәл уңай якка үзгәргән. Доктор Сулейм һәм аның хезмәттәшләре  Норвегиядә вафат булганнарның кемнәр икәнлеген ачыклау эшен  туктаусыз алып бара, булган   мәгълүматларны архивлардан табылган материаллар белән тулыландыра тора. Норвегия хөкүмәте бу эшкә өстәмә акчалар бүлеп бирә. Тьеттаның хәрбиләр зиратындагы зур туганнар каберлегенә 7 метрлы монумент куелган. Анда аерым плиталарда 7551 совет корбанының 865енең исеме язылган.  Генераль директор урынбасары Светлана Измайлова  бу уңайдан Нейдульв Атле Намтведт әфәндегә, илчелеккә бирү өчен,  әлегә кадәр язмышлары билгеле булмаган, хәбәрсез югалган, дип йөртелгән 324 татарстанлының мәгълүматларын да тапшырды.
 
Әлбәттә, әсирләр тормышын чагылдырган һәм чын фотосурәтләрдән торган күргәзмәне карау җиңел түгел. Фоторәсемдәге  ачлыктан, кимсетелүләрдән җәфаланган йөзләр авыр хисләр уята. Аларның күбесенең инде хәтерләрдән җуелган булуы да мөмкин. Әмма без совет сугышчылары кичергән михнәтләрне онытырга тиеш түгел. Бу вакыйгаларны яшьләребез белергә, сугышларның нинди авыр хәлләргә китерүен үз күзләре белән күрер­гә тиеш. 
 
Экспозициядә шулай ук,  темага туры китереп, Татарстан Милли музее ядкәрләре дә куелган.  Әйтик, немецлардан эләктерелгән  сугышчан самолетка утырып, Пенемюнд полигоны янындагы концлагерьдан  качкан очучы  Михаил Девятаевның шлемы, аның батырлыгының шаһиты булган кешеләрнең хатын, фашистларның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән Гайнан Кормашның (Г.Курмаев) Бөек Җиңү ордены (М.Җәлилнең 100 еллыгы уңаеннан махсус булдырылган) белән бүләкләнү турындагы  таныклыгын һәм башка ядкәрләрне күрергә мөмкин.
 
Күргәзмәне ачу тантанасында Бөек Ватан сугышы елларында Финляндиядә әсирлектә туган Исмәгыйль Габидуллинның сөйләгәннәре дә зур кызыксыну уятты. Аның әти-әнисе 1939 ел ахырында Карелиягә ялланып (вербовка) китә,  Водлозерск урман хуҗалыгында  эшли. Бөек Ватан сугышы башлана, ләкин директор аларны җибәрергә теләми. Шунда Исмәгыйль аганың әтисе көймә алып кайта, су аша чыгып, туган якларына китмәкче була. Әмма аңа утырырга теләүчеләр шулкадәр күп була ки, соңгы чиктә көймә бата. Аларны бер атнадан соң Финляндиянең Таветтидагы лагерена алып китәләр. Бәхетләренә, 1943 елда гаилә шунда хезмәт иткән бер солдатка юлыга. Ул татар булып чыга.  Ир-егет, мәчеткә баргач, лагерьда татарлар да булуы турында сөйли. Милләттәшләребез ватандашларын азат итәргә булыша. 1945 елда Габидуллиннар мең михнәт, газап чигеп туган яклары Арча районы Яңа Ашытка кайтып җитә.
 
“Совет хәрби әсирләре – Норвегиядә” күргәзмәсе Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Сарытау, Тамбов, Архангельск, Мурманск,  Липецк, Петрозаводск шәһәрләрендә яшәүчеләргә тәкъдим ителгән. Татарстан Милли музеенда бу күчмә күргәзмә 3 июльгә кадәр эшләячәк.
 
Сөембикә КАШАПОВА.    
 
. «Совет хәрби әсирләре - Норвегиядә» күргәзмәсен ачу тантанасыннан күренеш. Нейдульв Атле Намтведт әфәнде чыгыш ясый.
 
.Фотосурәтләрдә мәңгеләштерелгән йөзләр.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Санкт-Петербурга — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Санкт-Петербурга или других населённых пунктов Ленинградской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Санкт-Петербурге можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Санкт-Петербурге и Ленинградской области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Санкт-Петербурга и Ленинградской области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Санкт-Петербурга — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Санкт-Петербурге




Путин в Санкт-Петербурге

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Санкт-Петербурге


Частные объявления в Санкт-Петербурге, в Ленинградской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net