Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык өчен түләүне 60-70 процентка арттыру планын кире
Татарстанда җылылык өчен түләү тарифларын 60-70 процентка арттыру планлаштырылмый. Кайбер матбугат чаралары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павловның онлайн-эфир вакытында әйткән сүзләрен дөрес интерпретацияләмәде, дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кичә, 24 июньдә, Дәүләт комитетының Telegram-каналында җылылык энергиясенә тарифларны исәпләүнең гамәлдәге ысулларына багышланган туры эфир үткәрелде. Аерым алганда, сүз җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя зоналары ысулын куллану турында барды.
Мондый очракта яңа җылылык чыганагы төзү, аңа кулланучыларны тоташтыру һәм аны алга таба хезмәтләндерү бәясе нигез итеп алына. Әлеге чыгымнар нигезендә җылылыкны шуннан да кыйммәтрәккә сатуны тыючы чик дәрәҗәсе раслана. Шулай итеп, бу югары бәя планкасы. Бәя зонасына күчкәндә җылылык өчен тариф уртача 60-70 процентка арта.
Хәзерге вакытта Россиянең 20 төбәгендә 43 муниципалитет бәя зоналарына күчте. «Татарстанда альтернатив котельная ысулы кулланылмый, җылытуга тарифларны 60-70 процентка арттыру планлаштырылмый», — дип ассызыкладылар ведомствода.
Шулай ук дәүләт комитетында 2024 елның 1 июленнән тарифларны план буенча индексацияләү турында искәрттеләр. Республиканың 695 муниципаль берәмлегендә тарифлар 10,8 проценттан, 218 берәмлектә 15,7 проценттан күбрәккә артмаячак. Төбәк буенча җылылык энергиясенә тарифлар үсеше уртача 10,8 процентны тәшкил итәчәк.