Актанышта шахмат буенча Татарстан беренчелегендә җиңүчеләр бүләкләнде
![Актанышта шахмат буенча Татарстан беренчелегендә җиңүчеләр бүләкләнде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/6/23/15f029974df7c094bd225547ffcd09ac.jpg)
Бүген авыл районнары һәм аз халык санлы шәһәрләр укучылары арасында классик шахмат буенча узган Татарстан беренчелегендә җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Яшь шахматчыларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бүләкләде. Ихластан котлап, алдагы ярышларда да уңышлар теләде ул.