Татарстанда яңа атнаның беренче яртысында -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә
![Татарстанда яңа атнаның беренче яртысында -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/5/12/bea780bf9767741bce6d4bd0ebb1b6ee.jpg)
Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартлары начарлануы турында кисәтте. Яңа атнаның беренче яртысында -5 градуска кадәр кырау төшүе вәгъдә ителә.
«13, 14, 15 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта 0..-5 градуска кадәр кырау төшүе көтелә (Казанда -3 градуска кадәр)», — диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, иртәгә көндез көчле төньяк-көнбатыш җиле урыны белән секундына 16 метрга җитәчәк.