Махсус операциядәге Татарстан хәрбиләре Җиңүнең 79 еллыгына видеомөрәҗәгать яздырган
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Татарстан хәрбиләре Җиңү көне уңаеннан видеокотлау яздырып республика халкына мөрәҗәгать итте.
«Татарстан Республикасы халкын Бөек Ватан сугышында җиңү белән котлыйбыз. Без ата-бабаларыбызның истәлегенә тап төшермәячәкбез. Безнең эшебез хак. Җиңү безнең якта булачак! Без булдырабыз», – ди хәрбиләрнең берсе.
Хәрби хезмәткәрләр Җиңү көненең бөтен ил өчен мөһим булуын ассызыклый.
«Мобилизацияләнгән 1234 полк исеменнән Татарстан халкын Бөек Ватан сугышында җиңү белән котларга телибез. Җиңүче-ата-бабаларыбызга лаеклы булыйк. Без булдырабыз!» - дип мөрәҗәгать итә мобилизацияләнгән Татарстан егете.