2023 елда Татарстан Республикасының иң яхшы спортчыларын бүләкләделәр
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында 2023 елда Татарстан Республикасының иң яхшы спортчыларын атадылар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Ир-атлар арасында гимнаст Даниел Маринов иң яхшы атлет булды. Болгариядә туган россияле быел апрель аенда Минскида спорт гимнастикасы буенча Белоруссия Ачык кубогында күп төрле бәйге (многоборье) көрәшендә җиңү яулады. Шулай ук Казанда спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатында җиңүче булды. Ул Никита Нагорныйны ике тапкыр җиңде: башта — квалификациядә, ә аннары — күп төрле бәйге көрәшенең финалында.
Йөзүче Софья Дьякова Татарстанда хатын-кызлар арасында ел спортчысы дип табылды. Апрель аенда ул 400 метрга ирекле стиль дисциплинасында икенче урыннан 0,24 секундка аерма белән алтын медальләр яулады. Спортчы 4 минут 7,17 секундлык нәтиҗә күрсәтте һәм Россиянең яшүсмерләр рекордын куйды. Шулай ук Россия Кубогы, Берләшкән Дәүләтләр Берлеге илләре уеннары һәм «Азия балалары» ярышлары җиңүчесе булды.
Дзюдочы һәм самбочы Ксения Задворнова Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре буенча ел спортчысы булды. Ә көрәшче Илнар Закиров — Олимпия уеннарына кермәгән төрләр буенча ир-атлар арасында ел спортчысы.
Шулай ук тантаналы кичәдә инклюзив дисциплиналарда да бүләкләр тапшырылды. Җәйге Паралимпия уеннары җиңүчесе Анастасия Огнева (кыска арага йөгерүче) һәм озынлыкка сикерүче Россия чемпионы Иван Пакинны аерып күрсәттеләр.