Татарстанда ноябрь уртасы климатик нормадан ике градуска җылырак булачак
![Татарстанда ноябрь уртасы климатик нормадан ике градуска җылырак булачак](https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2023/11/11/51f1989bff739c24320972d53facae65.jpg)
Татарстанда ноябрьнең икенче декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан ике градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республика өчен 11-20 ноябрьдә климатик норма -3,2, ә Казан өчен -2,5 градуска тигез, дип искәртә синоптиклар.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, төбәктә ноябрьнең беренче декадасы нормадан – дүрт, ә көзнең өченче ае үзе тулаем алганда бер градуска җылырак булачак.