Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимов белән Казанда хушлашачаклар
![Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимов белән Казанда хушлашачаклар](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/10/22/9d179cd28bb5c14c7699d152940e731c.jpg)
Җырчы Радик Юлъякшин – Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимов белән хушлашу мәрасиме Казанда үтәчәк.
Музыкант белән хушлашу 23 октябрьдә Казанда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр (Хушлашу залы, Себер тракты, 31А) була, дип хәбәр итте Радик Юлъякшин.
Артур Кусимовны 24 октябрьдә туган авылында – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләячәкләр.
Музыкантның үлеменә нәрсә сәбәп булганлыгы әлегә төгәл әйтелми. Аның әнисе һәм сеңлесе калган. Артур Кусимовка 32 яшь булган.
- Артур Касимов 2008 елда Уфада Заһир Исмәгыйлев исемендәге урта махсус музыка мәктәбе-лицеен (хәзерге урта махсус музыка колледжы), 2012 елда Мәскәү Суворов хәрби-музыка училищесын тәмамлаган. Хәрби карьера сайлавын ул СССР Герое Таһир Кусимовның туганы булуы белән аңлаткан.
- 2015 елдан Элвин Грей лейблында эшләде, ул Радик Юльякшинга аның күпсанлы гастрольләрендә кушылган беренче артистларның берсе иде.
- Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырчы Артур Кусимов вафат булган, дип язган иде «Интертат».