Россиядә Татарстан, Чувашия һәм Марий Элны берләштергән яңа туристлык маршруты булдырылды
![Россиядә Татарстан, Чувашия һәм Марий Элны берләштергән яңа туристлык маршруты булдырылды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/9/11/d177646769ce24fa3c2c96f191da12f1.jpg)
Россиядә яңа өч милли туристлык маршруты барлыкка килде. Аларның берсе Татарстан, Чувашия һәм Марий Элны берләштерә, ә калган икесе Мурманск һәм Кемерово өлкәләрендә урнашкан. Бу хакта Туризмны үстерү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Әлимбәк Хидзевка сылтама белән Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгында сөйләделәр.
«Субъектлар өчен бу өстәмә туристлар агымын җәлеп итү, шулай ук ярдәм чараларын алу өчен яхшы корал. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында төбәкнең милли туристлык маршрутын төзекләндерүгә грант алу мөмкинлеге бар. Быел без 180гә якын шундый инициативаны хупладык», — дип, түрә сүзләрен китерә ТАСС.
Татарстан аша үтүче 500 километр озынлыктагы яңа туризм маршрутын «Бөек Идел юлы» дип атаганнар. Ул Казан, Йошкар-Ола, Чабаксар, шулай ук Зөя утрау-шәһәрчеген үз эченә ала. 2023 елда Татарстанда милли проект буенча туризмны үстерүгә 700 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.