Министрлар Кабинеты аэропортлар өчен өстәмә 2,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирде
Россиянең көньяк һәм үзәк өлешендә урнашкан Һава гаваньнары 2,6 млрд сумнан артык өстәмә ярдәм алачак. Бу хакта федераль Хөкүмәтнең Телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Бүлеп бирелгән акчалар операция чыгымнарны өлешчә компенсацияләүгә китәчәк», — дип аңлатыла хәбәрдә.
Гражданлык рейсларына хезмәт күрсәтү туктатылган аэропортлар – Анапа, Геленджик, Ростов-Дон, Краснодар, Элиста, Липецк, Белгород, Брянск, Курск, Воронеж һәм Симферополь һава портлары ярдәм алачак.
Элегрәк, май аенда, шул ук максатларга Министрлар Кабинеты резерв фондыннан 2,5 млрд сумга якын акча җибәргән иде.