Татарстанда игеннәр уңышы буенча алдынгы районнар билгеле
Татарстанда игеннәр уңышы буенча лидерлар ачыкланды. Алар Тәтеш, Чүпрәле, Бөгелмә һәм Нурлат районнары. Республика буенча уртача күрсәткеч гектардан 30 центнер тәшкил итә, дип хәбәр итә «Татарстан» ДТРК.
Республиканың иң көньяк ноктасы булган Нурлат районында уңыш гектарыннан 36 центнер чыга. Бер көн эчендә биредә 4 мең тоннага кадәр ашлык җыялар, аннары бөртеклеләр элеваторга озатыла.
Сюжетта районның крестья-фермер хуҗалыкларының берсендә урак өсте күрсәтелә, игенчеләрнең эше турында сөйлиләр. Әхтәм Сөләйманов 14 мең гектарда бөртеклеләр чәчеп үстергән. Урып-җыюга 16 заманча комбайн җәлеп ителгән.
Корылык һәм вакытында яңгыр булмавына карамастан, басуда эшләүчеләр ашлык җыю барышыннан канәгать. Бигрәк тә коллективта яшьләрнең хезмәтен билгеләп үтәләр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда рекордлы 5 млн 222 мең тонна ашлык җыелган иде.