Ирада Әюпова Татарстанда мәдәни тармактагы төп проблемаларны атады
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республика мәдәни тармагының өч төп проблемасын әйтте.
Беренче проблема – кадрлар. Министр сүзләренчә, кеше үз эшен яратырга тиеш, югыйсә ул мәдәният өлкәсендә эшли алмаячак.
Икенчесе - мәдәният учреждениеләренең функциональ билгеләнешен яңадан карап чыгу. «Яңа мәгънәле яңа мультимәдәни үзәкләр формалаштыру. Мәдәният учреждениеләре инфраструктурасын яңадан карап чыгу – икенче проблема», – дип белдерде Әюпова.
Өченче проблема – һәркемгә дә мәдәни чараларга йөрү мөмкинлеген булдыру, чөнки хәзер төп игътибар балаларга һәм өлкән буынга бирелә. Министр бу мәсьәләне хәл итү өчен югары дәрәҗәдәге матди-техник тәэмин ителеш кирәген билгеләп үтте.