Татарстан коткаручылары Курган өлкәсендә янгыннарны сүндерергә ярдәм итәчәк
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме кичә кич белән Курган һәм Төмән өлкәләрендә урман янгыннарын сүндерүдә ярдәм күрсәтү өчен китте. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Марат Гомәров шәхси составны тезгәндә катнашты һәм аэромобиль төркемнең бурычларын билгеләде.
Урман янгыннарын сүндерүгә 50 кеше җибәрелгән. Янгын сүндерүчеләр автономияле эшләү өчен җиһазлар һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Аэромобиль төркем янгын автоцистерналары, махсус автомобильләр һәм кыр кухнясы белән тәэмин ителгән.
- Курган өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге Шадринск округындагы (районындагы) Йолдыз (Юлдус, элекке атамасы - Эчкен, Ичкино) авылындагы янгында барлык йортлар диярлек янып бетте дип хәбәр итә.