Россиядә илкүләм проект буенча Бөек Ватан сугышына багышланган 1 023 мәйданчык яңартылган
Россиядә дүрт ел эчендә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Бөек Ватан сугышына багышланган 1 023 истәлек мәйданчыгы тәртипкә китерелгән. Федераль Министрлар Кабинетының телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителә.
«Бөек Ватан сугышы мемориаллары урнаштырылган мәйданчыкларны төзекләндерү илебезне саклаган, тынычлык һәм ирек хакына үз гомерен биргән кешеләрнең батырлыгы турындагы истәлекне сакларга ярдәм итә. Бу эш тарихыбызны һәм мәдәни мирасыбызны саклауда саллы өлеш кертә», - диде РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин.
2023 елда Россиянең 43 төбәгендә сугыш геройларына багышланган тагын 78 территорияне тәртипкә китерү күздә тотыла. Әйтик, Краснодар краеның Зассовская станицасы үзәгендә хәрбиләр каберлеге урнашкан парк зонасына реконструкция ясалачак – биредә җәяүлеләр юлын төзекләндерәчәкләр, эскәмияләр һәм чүп савытлары куячаклар, территорияне яшелләндерәчәкләр һәм өстәмә яктырткычлар урнаштырачаклар.
Эшләр 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында алып барыла.