Рөстәм Миңнеханов Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильмны карарга киңәш итте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мостай Кәрим повесте нигезендә төшерелгән «Помилование» фильмын караганнан соң туган хисләре белән уртаклашты. Ул аны гыйбрәтле дип атады һәм Татарстан кешеләренә фильмны карарга киңәш итте.
«Мостай Кәрим повесте мотивлары буенча төшерелгән „Помилование» фильмын бүген рәхәтләнеп карадым. Барып кайтырга киңәш итәм, бик гыйбрәтле тарих», – дип язган Татарстан Рәисе телеграмдагы каналында. Шунда ук ул фильмнан фото урнаштырган.
Исегезгә төшерәбез, «Помилование» дигән хәрби драма совет һәм башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән, режиссеры – Айнур Әскәров. Сюжет үзәгендә 20 яшьлек сержант-танкист Любомир Зух тарихы ята, ул Испан коммунисты кызы Мария Терезага гашыйк була. Кызны язмыш ерак авылларның берсенә китергән.