Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныннан фотолар күрсәтте
![Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныннан фотолар күрсәтте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/3/15/e2b73c30e5f0cc42d8b3f8955399d0e2.jpg)
Бүген Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә бөтен илдән килгән авыл эшмәкәрләре җыены булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында әлеге вакыйганың мизгелләре сурәтләнгән фотолар куйды.
«Казанга бөтен Россиядән Татар авыл эшмәкәрләре килде», – дип язган ул.
Фотоларда күренгәнчә, Татарстан җитәкчесе эшмәкәрләр продукциясен карый, чарада катнашучылар белән аралаша.