Монголиядә Россия чиге янында ике көчле җир тетрәү булган
Монголиядә Россия чиге янында 5,1 һәм 4,5 магнитудалы ике көчле җир тетрәү булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Фәннәр академиясе Бердәм геофизика хезмәтенең Байкал филиалына сылтама белән хәбәр итә.
Җир тетрәүнең икесе дә Хубсугул күле янында теркәлгән.
«Төньяк киңлеге – 51.07, көнчыгыш озынлыгы 100.02 тәшкил иткән җир тетрәү теркәлде. Энергетик классы: 12.2», - диелә хәбәрдә.