Кукмара районында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган сессия булды
Кукмара районында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган сессия булды.Ул үткән елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2023 елга билгеләнгән бурычларга багышланган иде.
Утырышта Татарстан икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова һәм Камил Нугаев катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.
«Бүген районда җитештерелгән товарлардан әзерләнгән күргәзмәне, укучыларның тырышлыгын аерым билгеләп үтәсем килә, барысы да бик югары дәрәҗәдә. Эшчәнлекне шул темпта дәвам итеп, бурычларны югары куярга, нәтиҗәлелекне тагын да арттырырга кирәк», – диде министр урынбасары.
«Күрше-тирә районнар да тик тормый, алга бара, сезнең кебек югары бурычлар куя, бу көндәшлек икътисад үсеше өчен бары тик яхшыга гына. Кукмара районының мөмкинлекләре, резервлары бик зур. Сессия барышында күтәрелгән барлык сораулар да игътибарга алыначак», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Хезмәт даны»