Буа мәдрәсәсендә «Ислам белгече» бәйгесе узды
Буа мәдрәсәсендә көндезге бүлек шәкертләре арасында «Ислам белгече» бәйгесе уздырылды. Бәйгедә көндезге бүлектә укучы барлык шәкертләр өч командага бүленеп жюри каршында сынау тотты.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйгенең төп максаты – шәкертләрнең мәдрәсәдә алган белемнәрен камилләштерү һәм ныгыту, мөмкинлекләрен киңәйтү һәм татарча сөйләү осталыкларын арттыру иде. Бәйге жиде төрле номинация буенча үткәрелде. Болар – биремгә карап гарәпчә җөмләләр төзү, җөмләләрдә тәҗвид кагыйдәләрен табу, хәдисләрне дәвам итү, викторина сорауларына җавап бирү, капитаннар ярышы, кроссворд чишү, теоретик белемнәрен тикшерү.
Бәйге ахырында шәкертләргә мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр таратылды.